Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Дусларың гына булсын

Дуслык турында шигырьләр һәм мәкальләр.

Егылсаң, торып була,

Торсаң, йөгереп була,

Йөгерсәң, җитеп була -

Дусларың гына булсын!

Сөйләшеп, уйнап була,

Күп нәрсә белеп була,

Шаярып-көлеп була -

Дусларың гына булсын!

Күңелле яшәп була,

Үсеп һәм ныгып була,

Дошманны егып була -

Дусларың гына булсын!

Рөстәм Мингалим

Дуслык, чын дуслык!

Иптәшләрең әйбәт булса,

Кыскара озын юл да.

Бергә булыйк, бердәм булыйк

Дуслыкның көче шунда.

Киңәшле эш һич таркалмас,

Куллар көч бирсен кулга.

Бергә булыйк, бердәм булыйк

Дуслыкның көче шунда.

Ярдәмләшеп, җырлап-көлеп

Яшик кояшлы елда.

Бергә булыйк, бердәм булыйк

Дуслыкның көче шунда.

Юлдаш булып йөр, дуслык,

Илче булып кил, дуслык,

Һәрбер өйгә кер, дуслык,

Безнең белән тор, дуслык,

Дуслык, дуслык, чын дуслык!

Эльмира Шэрифуллина

МӘКАЛЬЛӘР

•  Балык - сусыз, кеше дуссыз тора алмый.

•  Башка ягылганда яклый алган дус булыр.

  •  Бер иске дус ике яңага тора.

•  Дустын онытканның үзен дә онытырлар.

•  Дуслык авыр вакытта беленә.

•  Дусты күп кеше - дала, дус­ты юк кеше - уч төбе.

•  Дустың өчен сөен.

•  Дуслык көлгәндә беленми, бөлгәндә беленә.

•  Дус байлыктан кыйммәт.

•  Ил өстендә илле дустың бул­сын.

•  Кешенең иң зур дәүләте - чын дусты.

•  Матурлык - бер көнлек, дус­лык- гомерлек.

•  Дуссыз кеше - тамырсыз агач.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

2

0

2

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев