Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

7 декабрь — йокларга яратучылар көне

Йокларга яратучылар көнендә туйганчы йоклый аласыз. Бу бәйрәм шимбә яки якшәмбегә туры килсә, әлбәттә.

Рәхимсез салкын кышны җиңелрәк кичерү өчен кайбер хайваннар кышкы йокыга тала. Шундыйлар арасына көрән аю, әрлән, йомран, керпе һәм бурсыклар керә. 

Ә менә АКШ һәм кайбер башка илләрдә язгы уянуны байбак белән бәйлиләр. Байбак яз көне өненнән уянып чыкач, табигать уяна башлый дип санала. Аларда «Байбак көне» дигән бәйрәм дә бар.

Кешеләр арасында да аеруча йокларга яратучылар бар. Бу сыйфат кешеләрнең «ябалак» һәм "тургай«ларга бүленүе, организмның үзенчәлекләре һәм гади ялкаулык белән аңлатыла.

7 декабрь — йокларга яратучылар көне буларак билгеләп үтелә. Йокларга яратучылар бу көнне, әлбәттә инде, караваттан тормыйча гына бәйрәм итә.

Хайваннар арасында да күп йокларга яратучылар бар. Мәсәлән, байбаклар көненә 15-18 сәгать черем итәләр.

Опоссум 19 сәгать йоклый, ә коала — 22. Хайваннар патшасы арыслан да көннең һәм төннең күп өлешен — 20 сәгатен йоклап уздыра икән. Әгәр дә ленивецны өйдә асрасагыз, ул көненә 23 сәгать йоклаячак, чөнки аның ашарга эзләп йөрисе булмаячак бит. 

Кешенең организмы көндез эшләп, төнлә йоклар өчен көйләнгән. Организмда «Йокы гормоны» дип аталган антиоксидант — мелатонин бүленеп чыксын өчен нәкъ менә караңгыда йокларга кирәк. Олы кешенең йокысы 8 сәгатьтән дә ким булмаска тиеш. Балалар да йоклаганда үсәләр. Олыларның баш мие, мускуллары, нерв системасы ял итә.

Йокы вакыты 1,5 сәгатькә бүленә торган сан булырга тиеш, ягъни 6 сәгать, 7,5 сәгать, 9 сәгать йоклау файдалы, ә менә 10 сәгатьтән артык йоклау зыянга булырга мөмкин, ди белгечләр.

Көндез дә 1,5 сәгать яки 20 минут черем итеп алу файдага гына. Ә инде 7 декабрь — йокларга яратучылар көнендә туйганчы йоклый аласыз. Бу көн шимбә яки якшәмбегә туры килсә, әлбәттә.

Галимнәр йокларга яту өчен иң дөрес вакытны атады

Тышкы кыяфәтне яхшы хәлдә саклау өчен якынча ничә сәгать йокларга кирәк?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев