Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Галимнәр йокларга яту өчен иң дөрес вакытны атады

Алар фикеренчә, артык соң ятарга, шулай ук, артык иртә йокларга ятарга да кирәкми.

Лондондагы Баркинг, Хаверидж һәм Редбридж хастаханәләре тикшеренүчеләре, шулай ук Эксетер университеты табиблары тикшеренүләр үткәргән. Алар йокларга яту вакыты белән йөрәк-кан тамырлары авыруларының килеп чыгу куркынычының бәйләнешен өйрәнгәннәр.

Әлеге өйрәнүләрнең нәтиҗәсе «European Heart Journal — Digital Health» журналында урын алган.

Тикшеренүдә 43-79 яшьлек 88 меңнән артык британияле 6 елга якын катнашкан.

Алар тормыш рәвешләре, физик активлыклары һәм сәламәтлекләре турында анкеталар тутырганнар. Соңгы 7 көндә йокы дәвамлылыгы, аның даимилеге һәм йоклап китү вакытын билгеләүче акселерометрлар тагып йөргәннәр.

 Менә нинди закончалыклар ачыкланган:

22:00 дән 22:59 гә кадәр йокларга ятучылар - иң сирәк авыручылар.

22:00га кадәр, 23:00 дән 23:59 гә кадәр һәм 00:00дән соң яту йөрәк-кан тамырлары авыруларының килеп чыгу куркынычын арттыра икән.

Ә сез ничәдә йокларга ятасыз, языгыз әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    22.30да