Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

«Көмеш кыңгырау» дусларын җыя!

Хөрмәтле дуслар!

«Көмеш кыңгырау» республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы һәм «Шаян ТВ» балалар телевизион каналы «Көмеш кыңгыраулар» конкурсы игълан иткән иде. Бәйгегә 60 тан артык видео җибәрелде. Катнашучыларның видеоязмалары безнең видеогалереядә.

Бәйгегә йомгак ясар вакыт җитте. Якын арада сез җиңүчеләрнең кемнәр икәнен белерсез, сайтыбыз яңалыкларын карап барыгыз.

Ә инде бәйгебез җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 20нче мартта 12.00 сәгатьтә Чаллы шәһәренең Гали Акыш исемендәге лицей-интернатында булачак.

Бу көнне шулай ук тарихи вакыйга - беренче тапкыр Шәүкәт Галиев исемендәге иҗади премия тапшыру да планлаштырыла.

Аңа кемнәр лаек булырга мөмкин икәнен әлеге язмадан укып белә аласыз.

Шәүкәт Галиев — балалар әдәбиятында шаян шигырләре белән мәгълүм шагыйр. Ул тормышның кызыклы якларын табып балалар белән бүлешә, аларны рәхәтләнеп көлдерә, яхшыны начардан, затлыны зат-сыздан аерып күрсәтә. Шуңа да шагыйр сурәтләгән хәлләр үтемле булып йөрәккә керә, онытылмый, гел укучыны үзенә тарта.
Шәүкәт Галиев (Шәүкәт Галиулла улы Һидиятуллин) 1928 елның 20 ноябрендә Татарстанның Апае районы Олы Бакырчы авылында туа. Аның малай чагы сугыш елларына туры килә. Шагыйрнең «Әткәйгә хат» (1958) поэмасы сугыш чоры балаларының барысына да моңсу һәйкәл булып тора.
1953 елны ул Казанга килә. Кичке урта мәктәпне тәмамлагач, белемен тирәнәйтү өчен Мәскәүдә Язучылар берлегенең югары әдәби курсларында укый. Шул ук вакытта иҗат эше белән дә шөгылләнә, төрле елларда «Чынлык», «Шалт, Мөхәммәтҗан!», «Фикердәшкә». «Сөенечләрем, көенечләрем» кебек әйбәт шигыр җыентыклары басылып чыга.
Ш. Галиев игелекле хезмәте өчен Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләген (1972) алды, 1982 елда Халыкара бүләк — Х. К. Андерсен исемендәге Почетлы Дипломга һәм Халык шагыйре дигән олы исемгә лаек булды.

 

Шәүкәт абый Галиевның кайбер шигырьләре белән безнең сайтның «Әдәби сәхифә» бүлегеннән таныша аласыз. 

Быел шулай ук Илдар Юзеев исемендәге иҗади премия дә тапшырылды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев