Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге оешуга 40 ел тулу уңаеннан әдәбият бәйрәме узды

Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге оешуына шушы көннәрдә 40 ел тулды. Шул уңайдан, бүген, ягъни 28 февраль көнне, Чаллыда әдәбият көннәре узды.

Татарстанның төрле төбәкләреннән җыелган мөхтәрәм язучылар Чаллы мәктәпләрендә укучылар белән очрашуларда булдылар. Ә көндезге сәгать икедә, 41 санлы урта мәктәптә, чараның үзенчәлекле йомгаклау кичәсе узды. Әлеге вакыйганың олылыгын дәлилләп, кичәгә Чаллы шәһәре хакиме Наил Мәһдиев, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, мәгариф һәм яшьләр идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин, мәктәп директорлары, җәмәгать эшлеклеләре һәм башка бик күп мәртәбәле кунаклар килгән иде.

Фотомизгелләр биредә.

Кырык ел элек...

Кырык ел элек... Бу кичәдә иң еш кабатланган сүзтезмәләрнең берсе булгандыр, мөгаен. Күркәм дата уңаеннан әзерләнгән видеопрезентациядә Чаллы язучыларының оешу тарихы, биредә иҗат иткән һәм бүген дә сафта булган әдипләр, кызыклы истәлекләр искә алынды. Инде арабыздан киткән Мөдәррис Әгъләмов, Кадыйр Сибгатуллин, Нәҗип Мәдьяров, Заһирә Гомәрова, Мәхмүт Газизовлар... Шунысы кызык – ул елларда каләм ияләрен дә “КАМАЗ” үзенә тарткан бит! Әдәбиятка аларның күбесе нәкъ менә заводтан килеп кергән. Һәм Чаллы шәһәре хакиме Наил Мәһдиев сүзләре белән әйтсәк, алар дистә еллар буе “КАМАЗ” һәм шәһәр тарихын язган. Ә иң мөһиме - язучылар берлегенең Чаллы бүлеге бүгенге көндә дә шундый ук көчле, шундый ук актив.

Шушы вакыт эчендә Чаллыда меңгә якын китап нәшер ителгән. Бүлек 40ка якын язучыны берләштерә. Һәм алар арасында Фәүзия Бәйрәмова, Айдар Хәлим, Факил Сафин, Рәшит Бәшәр кебек татар дөньясында саллы урын алып торган көчле әдипләр дә, бүген аларның эшен лаеклы дәвам итәрлек яшьләр дә җитәрлек.

Тагын бер әдәби вакыйга - Илдар Юзеев премиясе

Кичәдә Казаннан килгән мөхтәрәм язучылар: Данил Салихов, Рабит Батулла, Марсель Галиев, Вахит Имамов, Разил Вәлиевлар чыгышлары белән тагын бер матур вакыйга бергә үрелеп барды - «Мәйдан» журналында 2019 елда басылып чыккан иң яхшы әсәрләр өчен авторларга һәм «Мәйдан» журналы эшчәнлегенә зур өлеш кертүчеләргә Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премияләр тапшырылды. Әлеге премиягә Чаллыда яшәп иҗат итүче шагыйрь Айрат Суфиянов, Башкортостанда яшәүче прозаик, “Еллар һәм юллар” романы авторы Закир Әкъбәров, полиграфия остасы Илшат Фәрраховлар лаек булды.

“Бу премия Илдар Юзеев кебек шәхесләребезне югалтмау өчен дә кирәк, - диде әлеге премияне булдыручыларның берсе, Чаллы икмәге генераль директоры Рафаэль Юнысов. – Алга таба да татар дөньясында әдәби кыйммәте булган әсәрләрне иҗат итүчеләр дә, аларның иҗатын күрүчеләр, бәяләүчеләр булса иде!”

Премия тапшыру тантанасына Башкортостаннан “Бөтенроссия татар авыллары” иҗтимагый оешмасы рәисе, эшмәкәр Фәнир Гыйльметдин улы Галимов белән легендар җырчыбыз Фән Вәлиәхмәтов та килгән иде.

Кичәдә Илдар Юзеевның улы Салават Юзеев та чыгыш ясады. Ул әтисенең исемен мәңгеләштергән өчен премияне гамәлгә куючыларга - Татарстан Язучылар берлегенә, Берлекнең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафинга, Татмедиа АҖ филиалы булган “Мәйдан” журналы редакциясенә рәхмәт белдерде.

Ризидә Рәхмәтуллина.

Тантананың видеоязмалары безнең ютуб каналда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев