Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Кәркәле күгендә аунап...

Айдар Хәлим: «Мин халкымның тугры улы, Аның саф җырчысы да...»

Ай туа, туа иркенләп,

Туа ул җайлап кына.

Вакыт тар, әйтергә иде

Сүзләрне сайлап кына.

Үләнме, әллә кешеме,

Кошмы син, киекме син,

Табигать тере яраткач,

Үсәргә тиешле син.

Йә үсәрмен, йә үләрмен

Үлемсезлегем өчен.

Гасырларны тулгак тоткан

Мине тудыру өчен.

Иректә ирексез яшәп,

Вакланып маташканчы,

Көрәшчеләр белән бергә

Көрәшеп үлү яхшы.

Мин халкымның тугры улы,

Аның саф җырчысы да -

Булырмын беренчесе дә,

Булырмын соңгысы да.

...Кәркәле күгендә аунап,

Яңа ай әвәләнә.

Ул да конвой җәтмәсеннән

Чыгалмый чәбәләнә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев