Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

«Көмеш кыңгырау» авторларына Шәүкәт Галиев исемендәге премия биреләчәк!

«Көмеш кыңгырау» газетасы редакцияcе Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиев исемендәге премия игълан итә.

Матбугат органнарының рухи тормышыбыздагы ролен күтәрү, яшь авторларыбызның активлыгын арттыру, газета битләрендә басылып чыккан язмаларның әдәби сыйфатын камилләштерү максатыннан «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Көмеш кыңгырау» газетасы редакцияcе Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиев исемендәге премия игълан итә.

            1. Шәүкәт Галиев исемендәге премия идея-эчтәлеге, жанры, формасы белән кызыклы һәм уңышлы дип бәяләнгән әдәби, публицистик язмаларның авторларына бирелә.

            2. Ел саен 4 премия тапшырылачак:

2.1. «Көмеш кыңгырау»ның даими авторы булган һәм шигырь, әкият-хикәяләре, язмалары иң уңышлы дип табылган өч  балага.

2.2. Газетада балалар өчен кызыклы һәм әдәби сыйфаты югары булган әсәрләрен тәкъдим иткән даими авторга.

            3. Премия лауреатларын редакция Советы тәкъдим итә, исемлек Язучылар берлеге тарафыннан раслана, спонсорлар белән килештерелә.

Озак еллар дәвамында газетаны укучыларга ирештерүдә булышлык күрсәткән, газета  эшчәнлегенә уңай йогынты ясаган иганәчеләргә Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшыру карала.

            4. Шәүкәт Галиев исемендәге премия ел саен март аенда, тантаналы шартларда, спонсорларның үзләре тарафыннан тапшырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев