Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Яңа ел - тылсымлы бәйрәм

"Көмеш кыңгырау" газетасында эшләүче кадерле апалар, абыйлар һәм газетаны яратып укып баручы дусларым. Сезне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлыйм.

Бер-берегезгә иң яхшы теләкләр теләгез, бер-берегезне хөрмәт итегез, яратыгыз. Авырмагыз, сәламәт булыгыз! Кыю булыгыз!
Яңа ел - тылсымлы бәйрәм. Ел саен төрле кызыклы могҗизалары белән безне шатландыра. Балалар бакчасында безгә, кызларга бер төсле бик матур ап-ак күлмәкләр сатып алдылар. Без ак Кар кызлары булып киендек. Малайлар ак күлмәк, зәңгәр галстук, кара жилет һәм чалбарлар киделәр. Бу бәйрәмгә ел буе сагынып көтеп алган Кыш бабай килде. Аның куллары, күзләре бик әтиемә охшаган иде. Мин үзем дә сизмичә, минем янымда басып торган малайга:

- Саша, бу кем, минем әтиемме әллә ? - дип сорау бирдем.

Ә ул:

- Аның бит сакалы юк, белмииим, - диде сузып кына. Ул көнне мин бик аптырашта калган идем. Ә әтием ул көнне җыелышта булган, бәйрәмгә әнием белән апам гына килгән иделәр.
Сөмбел Гобәева.

Сөмбелнең матурлык бәйгесендә катнашуы һәм җиңүе турында менә бу сылтама аша укыгыз.

Бу кызык: Дуслардан Яңа елга теләкләр кабул итәбез

Кыш бабайны өйдә күрсәм - әти дип уйлар идем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев