Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Дуслардан Яңа елга теләкләр кабул итәбез

2019 елда газетабызда һәм сайтыбызда бик күп кызыклы кешеләр, яшь дусларыбыз турында яздык без.

Ел тәмамланганда шул талантлы дусларыбызга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек:

1. "Көмеш кыңгырау" газетасы укучыларына нинди теләкләрегез бар?

2. Иң күңелле булып истә калган Яңа ел бәйрәмен хәтерлисезме?

3. Сез өегезгә кайтып кердегез. Анда Кыш бабай утыра. Сезнең реакция?

Исегездә булса, сезне Кукмараның Вахит авылыннан Алмаз Нигъмәтҗанов белән таныштырган идек. Аның җавапларын укып карагыз.

"Көмеш кыңгырау" газетасын укучыларны мин чын күңелемнән шушы күркәм бәйрәм белән котлыйм! Шушы киләчәк елда яңа максатлар куеп, аларга яңа көчләр белән ирешергә язсын! Яңа ел бәйрәмнәре матур һәм кызыклы узсын


Минем өчен һәрбер яңа ел бәйрәме үзенчәлекле. Чөнки яңа ел бәйрәме - ул бик могҗизалы бәйрәм. Һәр ел саен мин яңа төрле эмоцияләр алам. Мин яңа ел бәйрәмен бик яратам, шуңа күрә аерым бер елны әйтә алмыйм.


Беренче чиратта, берничә минут авызымны ачып сөйләшә алмый торыр идем дип уйлыймАннары инде, әлбәттә, бүләкләр сорарга тотыныр идем

Шушындый җаваплар әле тагын булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев