Көмеш кыңгырау

Кыш бабайны өйдә күрсәм - әти дип уйлар идем

Без дусларыбыздан котлаулар кабул итүне дәвам итәбез.

Әйдәгез «Шаян ТВ» балалар каналында «Шаян балалар» тапшыруының һәм «Сәйлән» бәйгесенең алып баручысы Алия Сабирҗанованың котлауларын һәм җавапларын укыйк.

Сораулар монда.

Мин һәр Яңа елны түземсезлек белән көтәм. Без бу бәйрәмне гел гаиләбез белән бергә каршы алабыз. Һәр Яңа ел тылсымлы, могҗизалы булып истә кала. Ә иң истә калган Яңа ел бәйрәме ул - балалар бакчасында узганы. Мин анда Кар кызы булган идем.

 

Кыш бабай белән бергә биедем, җырладым, миңа бик ошады)
Әгәр дә Кыш бабайны өйдә күрсәм - мин аны әти дип уйлар идем😃.

Ләкин аны таныганымны сиздермәс идем һәм бик күп бүләкләр сорар идем😉

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: