Ел буе барган бәйгеләрнең җиңүчеләре билгеле
Яңа елга кергәндә, бер-береңне сөендерү, бүләкләр бирешү гадәте бар.
Дуслар! Без дә сезгә яхшы хәбәрләр җиткерәбез: ел буе дәвам иткән бәйгеләребезгә йомгак ясалды һәм җиңүчеләр билгеләнде.
«Башлам бездән – дәвам сездән»
Бәйгегә бик кызыклы, үзенчәлекле утыздан артык эш килде.
«Иң шәп хикәя» номинациясендә җиңүчеләр:
1нче урын – Алия Бариева, Кукмара шәһәре, 1нче гимназия, 7нче сыйныф.
2нче урын – Инсаф Гатауллин, Балык Бистәсе районы, Күгәрчен мәктәбе, 8нче сыйныф, Зилә Закирова, Саба районы, Олы Арташ мәктәбе, 7нче сыйныф.
3нче урын – Алсу Әхмәтвәлиева, Азнакай районы Җиңү бистәсе мәктәбе, 6нчы сыйныф, Эльвира Гобәйдуллина, Әлмәт шәһәре, 1нче гимназия, 7нче сыйныф.
«Иң шәп әкият» номинациясендә җиңүчеләр:
1нче урын – Дилбәр Вәлиәхмәтова, Балык Бистәсе районы, Күгәрчен мәктәбе, 6нчы сыйныф.
2нче урын – Диана Фәрхетдинова, Әлмәт шәһәре, 1нче гимназия, 7нче сыйныф
3нче урын – Алинә Шириязданова, Балык Бистәсе районы, Күгәрчен мәктәбе, 6нчы сыйныф.
Олылар арасында бу номинациядә Ләйсән Бәдретдинова (1нче урын) белән Ильмира Насыйбуллина (2нче урын) җиңүчеләр дип табылды.
Бәйгегә егермедән артык эш килде.
«Башваткычлар» номинациясендә җиңүчеләр:
1нче урын – Диана Фәрхетдинова, Әлмәт шәһәре, 1нче гимназия, 7нче сыйныф
2нче урын – Зәлия Әхмәдуллина, Арча районы, 7нче мәктәп,7нче сыйныф.
3нче урын – Алия Бариева, Кукмара шәһәре, 1нче гимназия, 7нче сыйныф.
«Шигырьләр» номинациясендә җиңүчеләр:
1нче урын – Әмир Фәрхуллин, Мамадыш районы, Кече Кирмән мәктәбе, 7нче сыйныф
2нче урын – Роза Әмирова, Чаллы шәһәре, 41нче мәктәп, 9нчы сыйныф
3нче урын – Самат Сәрвәров, Чаллы шәһәре, 2нче гимназия.
«Рәсемнәр» номинациясендә җиңүчеләр:
1нче урын – Рәсимҗан Шәйдуллин, Актаныш районы, Аккүз мәктәбе, 3нче сыйныф
2нче урын – Камилә Тимергалиева, Кукмара шәһәре, 1нче гимназия, 5нче сыйныф
3нче урын – Анна Середенина, Арча шәһәре, 1нче мәктәп, 3нче сыйныф
Җиңүчеләребезгә «Көмеш кыңгырау» газетасы дипломнары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
Киләсе елда да сезне яңа бәйгеләр һәм яңа җиңүләр көтә, кадерле дуслар!
«Ә без кышка шат кына» бәйгеләре дәвам итә...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев