Көмеш кыңгырау

«Ал Каләм» плакатлар фотобәйгесе

Начало конкурса: 21 ноябрь 2019 - 10:12
749
2
0

Плакат – рәсем белән текст-өндәмә.

Фаил Ислам истәлегенә багышланган «Ал Каләм» плакатлар фотобәйгесе нигезләмәсе

Бәйгенең максаты - балаларның иҗади сәләтен үстерүгә ярдәм итү.

  1. Фотобәйгедә 1-11 сыйныф укучылары катнаша ала.
  2. «Ал Каләм» плакатлар фотобәйгесе 2019 елның 21нче ноябреннән 2020 елның 15нче январенә кадәр үтәчәк.
  3. Эшләрнең фотосын һәм аны ясаган баланың плакатны тотып төшкән фотосын komesh_k@list.ru почтасына «Плакатлар бәйгесенә» дип язып, яисә Вконтактеда шәхси хатта, яки chelny-rt.ru сайтында «Предложить участника» дип тәкъдим итәргә була.
  4. Тәкъдим ителгән эшләр бәйгенең шартларына туры килгән очракта гына кабул ителә һәм алга таба газетада кулланылырга мөмкин.

Катнашу шартлары

  1. Плакатлар түбәндәге шартларга туры килергә тиеш: теманы ачу, үзенчәлекле булу, эшләнү сыйфаты, тәэсир итү көче, этик һәм эстетик нормалар саклану.
  2. Плакат ясау өчен темалар:
  • «Юлда йөрсәң, бул өлгер»
  • «Сәламәт булу үзебездән тора»
  • «Дуслыкның көче нидә?»
  • «Гаиләм - минем терәгем»
  • Ирекле тема.
  1. Катнашучылар төрле ысуллар кулланып эшләнгән плакатлар тәкъдим итә ала (гуашь, акварель, аппликация, пастель, компьютер графикасы, фотомонтаж, коллаж, катнаш техникалар).
  2. Катнашучының исем-фамилиясе, мәктәбе, сыйныфы, шәһәре, плакатның исеме күрсәтелергә тиеш.

Конкурска нәтиҗә ясау

  1. Бәйгенең җиңүчеләре тавыш бирү юлы белән билгеләнә. Тавыш бирү буенча 1, 2, 3 урыннарга җиңүче дипломы һәм бүләк бирелә.
  2. Һәр катнашучы дипломга ия була.
  3. Нәтиҗә 31нче январьдан да соңга калмыйча игълан ителәчәк.
  4. Фотобәйге турында яңалыклар, катнашучылар турында мәгълүмат Вконтактедагы (https://vk.com/public86120713) һәм инстаграмдагы (https://www.instagram.com/komesh_kingiray/) төркемнәребездә яктыртылып барачак. Шуңа күрә бу төркем яңалыкларына язылырга кирәк булачак.

Бәйгегә эшләр җибәрү аның шартлары белән килешүне аңлата. Бәйге барышында редакция әлеге нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хокукына ия.

Реклама
Поделиться:
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 29 ноябрь 2019 - 11:56
    Комеш Кынгырау
    Икесе дә ярый.
  • 29 ноябрь 2019 - 11:41
    Без имени
    нинди формат булырга тиеш? А 3 яки А 4?