Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Зур тырышлык куйган өчен» медален яуладылар

Узган атнада бакчабызда әти-әниләр өчен «Без поэзия яратабыз» дип аталган шигырь яратучылар бәйрәме уздырдык. Бәйрәм бик күңелле үтте. Балалар бәйрәмгә ныклап әзерләнгәннәр. Өйрәнгән шигырьләрен зур тырышлык белән сөйләделәр. Бәйрәмдә төрле татар шагыйрьләренең шигырьләре яңгырады. Соңыннан һәр бала «Зур тырышлык куйган өчен» медале һәм татлы күчтәнәч белән бүләкләнде. Бәйрәмнән балалар да...

Узган атнада бакчабызда әти-әниләр өчен «Без поэзия яратабыз» дип аталган шигырь яратучылар бәйрәме уздырдык. Бәйрәм бик күңелле үтте. Балалар бәйрәмгә ныклап әзерләнгәннәр. Өйрәнгән шигырьләрен зур тырышлык белән сөйләделәр. Бәйрәмдә төрле татар шагыйрьләренең шигырьләре яңгырады. Соңыннан һәр бала «Зур тырышлык куйган өчен» медале һәм татлы күчтәнәч белән бүләкләнде. Бәйрәмнән балалар да өлкәннәр дә бик канәгать калды. Әти-әниләр бик тәэсирләнеп, чиксез рәхмәтләрен әйтеп киттеләр. Бәйрәмне оештыручы татар теле тәрбиячеләре фикеренчә, мондый бәйрәмнәрне бакчаларда еш уздырырга кирәк. Беренчедән, шигырь яраткан балалар төрле яклап үсә, тәрбияле була, икенчедән, ана теленә мәхәббәте, хөрмәте арта. Бүгенге көндә туган телебезне саклап калу өчен дә мондый бәйрәмнәрнең әһәмияте зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев