Эт елы килә, өметле
Ел килгәнен белдереп.
Уяу булыйк, йоклап ятмыйк,
Һәр эшкә дә өлгерик.
Ерак-ерак бабайларның
Чын дусты булган маэмай.
Чын дуслыкта аңарга тиң
Бер хайван да юк бугай.
Күп сөйләшү - гел ят сыйфат,
Тыңлый беләдер сүзне.
Гүзәллеккә исе китә -
Ала алмыйча күзне.
Сакчыллык - аның гадәте,...