Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Шахматчы балаларга игътибар зур

Чаллы шәһәрендә урнашкан «Этюд» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенә 1976 елда нигез салынган. Монда шахмат-шашка уены белән шөгыльләнәләр. Спорт мәктәбе үзенең эш дәверендә 20дән артык Европа һәм Дөнья чемпионнары, 8 Халыкара гросмейстер әзерләгән. Хәзерге вакытта «Этюд»ка 400гә якын бала йөри. Алар яшьләренә карап төркемнәргә бүленгән. Тәҗрибәле тренерлар балаларны шахмат уены...

Чаллы шәһәрендә урнашкан «Этюд» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенә 1976 елда нигез салынган. Монда шахмат-шашка уены белән шөгыльләнәләр. Спорт мәктәбе үзенең эш дәверендә 20дән артык Европа һәм Дөнья чемпионнары, 8 Халыкара гросмейстер әзерләгән.

Хәзерге вакытта «Этюд»ка 400гә якын бала йөри. Алар яшьләренә карап төркемнәргә бүленгән. Тәҗрибәле тренерлар балаларны шахмат уены серләренә өйрәтә. Мәктәптә ярышлар да даими оештырыла. Шушы көннәрдә мәктәпкәчә балалар арасында шахмат турнирының 3нче этабы узды. «Күңелле пешка» дип аталган бәйгедә 50ләп бала (4-7 яшьлекләр) катнашты. Кызлар арасында беренче урынны Самира Сәрвәрова, икенче урынны Илдинә Әхмәдишина, өченче урынны Самира Якимова яулады. Малайлар арасында беренче урынга Ислам Сабиров, икенче урынга Стас Мишур, өченче урынга Әмир Агишев лаек дип табылды. Җиңүчеләргә Мәктәпкәчә шахмат лигасының Президенты Динә Ашиева һәм баш сәркәтибе Григорий Смирнов диплом һәм медальләр тапшырды.

Спорт мәктәбендә төрле мәдәни чаралар да оештырыла. Төркемнәрдә күңелле итеп Яңа ел кичәләре оештырылды. Мәктәпнең өлкән тренеры Игорь Князев, Кыш бабай булып киенеп кереп, балаларны шатландырды. Аларга сораулар биреп, белемнәрен тикшерде, бүләкләр өләште.

Югары категорияле тренер, ФИДЕ мастеры Эдуард Ашиев төркемендә балалар кызыклы концерт-тамаша оештырганнар иде. Һәр балага диплом һәм Яңа ел бүләкләре тапшырылды. Кичәдә шахмат композицияләре төзү буенча Халыкара гросмейстр Юрий Базлов катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев