Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Әни булгач бик рәхәт ул!

Актаныш районы Пучы авылында әниләрен бик яратучы балалар яши. Әлеге авылдагы "Сәнгатьле сүз" түгәрәгенә йөрүче Салихова Илүзә әнисе турында менә ниләр яза Минем әнием Минем әнием Ләйсән исемле. Ул акыллы, эшчән, тәмле итеп ашарга пешерә. Әнием безгә матур күлмәкләр алып киендерә, иртән чәчләребезне үреп мәктәпкә озата. Ә кайтуыбызга тәмле ашлар...

Актаныш районы Пучы авылында әниләрен бик яратучы балалар яши. Әлеге авылдагы "Сәнгатьле сүз" түгәрәгенә йөрүче Салихова Илүзә әнисе турында менә ниләр яза

Минем әнием

Минем әнием Ләйсән исемле. Ул акыллы, эшчән, тәмле итеп ашарга пешерә. Әнием безгә матур күлмәкләр алып киендерә, иртән чәчләребезне үреп мәктәпкә озата. Ә кайтуыбызга тәмле ашлар пешереп көтеп тора. Кич әнием безгә өй эшләрен эшләргә булыша. Соңыннан әниемне кочаклап йокларга ятабыз. Аның белән шундый җылы...Әни булгач бик рәхәт ул! Әниләрнең гомере озын булсын!

Әниемне яратам

Әни - дөньядагы иң якын кеше. Әниләр булмаса, без бу тормышка килә дә алмас идек. Һәркемнең әнисе үзенә якын, кадерле, матур. Минем дә әнием бар. Ул минем ин якын кешем. Әнием кояш кебек, гел елмаеп кына тора. Ул безне бик ярата, безгә тәмле ризыклар пешерә, матур итеп киендерә, беркайчан да ачуланмый. "Сез минем иң матур кызларым" дип кочаклап ярата ул безне!

Кадерле әниебез! Сине 8 март бәйрәме белән! Һәрвакыт шулай матур, әйбәт булып кал, кайгы-хәсрәт күрми яшә. Без сине бик яратабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев