Әни булгач бик рәхәт ул!
Актаныш районы Пучы авылында әниләрен бик яратучы балалар яши. Әлеге авылдагы "Сәнгатьле сүз" түгәрәгенә йөрүче Салихова Илүзә әнисе турында менә ниләр яза
Минем әнием
Минем әнием Ләйсән исемле. Ул акыллы, эшчән, тәмле итеп ашарга пешерә. Әнием безгә матур күлмәкләр алып киендерә, иртән чәчләребезне үреп мәктәпкә озата. Ә кайтуыбызга тәмле ашлар...