Реклама
Шиһабетдин Мәрҗанигә 200 ел МИЛЛӘТЕБЕЗ ГОРУРЛЫГЫ (Мәшһүр татар мәгърифәтчесе, тарихчысы, дин галиме Ш.Мәрҗанигә багышланган викторина) 1. Кайчан туган? а) 1818 елның 16нчы гыйнварында; б) 1886 елның 26нчы апрелендә; в) 1889 елның 16нчы гыйнварында. 2. Туган ягын беләсеңме? а) Арча районы Кушлавыч авылы; б) Әтнә районы Ябынчы авылы; в) Әтнә районы...
Шиһабетдин Мәрҗанигә 200 ел
МИЛЛӘТЕБЕЗ ГОРУРЛЫГЫ
(Мәшһүр татар мәгърифәтчесе, тарихчысы, дин галиме Ш.Мәрҗанигә багышланган викторина)
1. Кайчан туган?
а) 1818 елның 16нчы гыйнварында;
б) 1886 елның 26нчы апрелендә;
в) 1889 елның 16нчы гыйнварында.
2. Туган ягын беләсеңме?
а) Арча районы Кушлавыч авылы;
б) Әтнә районы Ябынчы авылы;
в) Әтнә районы Комыргуҗа авылы.
3.Әтисенең исеме ничек булган?
а) Габделкәрим әл-Мәрҗани;
б) Галәветдин эл-Мәрҗани;
в) Баһаветдин әл-Мәрҗани;
4. Балачакта кушаматы нинди була?
а) Көрәшче Мәрҗани;
б) Әкиятче Мәрҗани;
в) Мәзәкче Мәрҗани.
5. Башлангыч белемне кайда ала?
а) Казан шәһәре мәдрәсәсендә;
б) Түнтәр авылы мәдрәсәсендә;
в) Ташкичү авылында, әтисе укыткан мәдрәсәдә.
6. Ничә яшендә мәдрәсәдә үзе укыта башлый?
а) 17 яшендә;
б) 20 яшендә;
в) 27 яшендә.
7. Урта Азиядә кайсы мәдрәсәләрендә укый?
а) Бохара мәдрәсәсендә;
б) Сәмәрканд мәдрәсәсендә;
в) Ташкент мәдрәсәсендә.
8. Китапларын нинди телләрдә язган?
а) татар телендә;
б) рус телендә;
в) гарәп телендә.
9. Ничә гыйльми әсәр язган?
а) утыздан артык;
б) унөчтән артык;
в) унбиштән артык.
10. Бу әсәрләрнең кайсыларын Ш.Мәрҗани иҗат иткән?
а) «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар»;
б) «Нәзурәтел-хак»;
в) «Рихләтел-Мәрҗани».
11. Шәхси мөһере (печате) кайда саклана?
а) Татарстан Республикасы милли музеенда;
б) Мәскәү шәһәрендәге музейда;
в) Казан шәһәрендә Ш.Мәрҗани исемендәге гимназия музеенда.
12. «Мәрҗани» мәчете кайда урнашкан?
а) Әтнә районында;
б) Арча районында;
в) Казан шәһәрендә.
13. Шиһабетдин Мәрҗани кайда җирләнгән?
а) Әтнә районының Ябынчы авылы зиратында;
б) Казан шәһәренең Яңа Татар бистәсе зиратында;
в) Әтнә районының Комыргуҗа авылы зиратында.
14. Шиһабетдин Мәрҗанинең музее кайда урнашкан?
а) Әтнә районының Комыргуҗа авылында;
б) Әтнә районының Ябынчы авылында;
в) Казан шәһәрендә, 2нче татар гимназиясендә.
(Җавапларны газетабызның соңгы битеннән карый аласыз).
Гөлнур Вәлиева, Чаллы шәһәре, 22нче китапханә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз