Җырлый, бии, шигырьләр яза, спорт белән шөгыльләнә... Безнең Әлмәт районы Яңа Нәдер урта мәктәбе, 5нче сыйныфта укучы Эльвина Ибраһимованың активлыгын сөйләп бетерә торган түгел. Чыннан да, ут кебек ул! Мәктәпкүләм җыр-бию бәйгеләренең һәркайсында катнашырга атлыгып тора. Үзебездә эшләп килгән берничә түгәрәккә: биюгә, «Яшь янгынчы», «Оста куллар», кикбоксинг түгәрәкләренә йөри, өстәвенә,...