Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Ут кебек безнең Эльвина!

Җырлый, бии, шигырьләр яза, спорт белән шөгыльләнә... Безнең Әлмәт районы Яңа Нәдер урта мәктәбе, 5нче сыйныфта укучы Эльвина Ибраһимованың активлыгын сөйләп бетерә торган түгел. Чыннан да, ут кебек ул! Мәктәпкүләм җыр-бию бәйгеләренең һәркайсында катнашырга атлыгып тора. Үзебездә эшләп килгән берничә түгәрәккә: биюгә, «Яшь янгынчы», «Оста куллар», кикбоксинг түгәрәкләренә йөри, өстәвенә,...

Җырлый, бии, шигырьләр яза, спорт белән шөгыльләнә... Безнең Әлмәт районы Яңа Нәдер урта мәктәбе, 5нче сыйныфта укучы Эльвина Ибраһимованың активлыгын сөйләп бетерә торган түгел. Чыннан да, ут кебек ул! Мәктәпкүләм җыр-бию бәйгеләренең һәркайсында катнашырга атлыгып тора. Үзебездә эшләп килгән берничә түгәрәккә: биюгә, «Яшь янгынчы», «Оста куллар», кикбоксинг түгәрәкләренә йөри, өстәвенә, дүртле-бишле билгеләренә генә укырга да, онлайн-олимпиадаларда катнашып җиңүләр яуларга да өлгерә. Үзе кызыксынып, районкүләм чараларда: «Матурлык һәм талант», Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәге оештырган рәсем бәйгеләрендә дә катнаша. Һәм һәрвакыт шат күңелле, көләч йөзле булгангамы, классташлары белән дә уртак тел таба белә.

Без сине барыбыз да яратабыз, Эльвина!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев