Чаллыда яңа сериал төшерү өчен кастинг игълан иттеләр
Чаллыда «Брежнев шәһәре» (18+) сериалын төшерү өчен кастинг игълан иттеләр.
Фильмны Санкт-Петербургның «ТриИксМедиа» студиясе төшерә. Бу хакта «Челнинские известия» сайты хәбәр итә.
Фильмны төшерү чоры Чаллыда 15-18 сентябрьдә узачак. Безнең шәһәрдә массакүләм сәхнә актерлары роленә кастингка гаризалар кабул итәләр. Сайлап алуны үтүчеләр Санкт-Петербургтан төшерү төркеме белән эшләячәк.
Массакүләм сәхнәләрдә катнашу өчен 10-15 яшьлек малайлар һәм кызлар, 18-70 яшьлек ир-атлар һәм хатын-кызлар кирәк. Гонорар каралган.
Сериал сигез сериядән торачак. Картинаның вакыйгалары 1983 елда Брежнев шәһәрендә (хәзерге Чаллы) бара. Фильм Шамил Идиятуллинның «Город Брежнев» (18+) әсәре буенча төшерелә.
Әлеге китап буенча Чаллы татар дәүләт драма театры спектакль куйган иде.
«Брежнев шәһәре» – шомлы ностальгия
«Брежнев шәһәре» романы спектакльгә әйләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев