Реклама
Балачагын Чаллыда үткәргән язучы, журналист Шамил Идиатуллинның «Брежнев шәһәре» романы спектакльгә әйләнде. 28нче декабрь көнне Яр Чаллы дәүләт татар драма театрында "Шәһәр. Нокта. Брежнев» (14+) дигән спектакльнең премьерасы булачак.
Роман буенча язылган инсценировканы Гүзәл Әхмәтгәрәева тәрҗемә иткән. Инсценировка авторы һәм спектакльнең режиссеры - Олег Кинҗәгулов. Рольләрне Татарстан республикасының атказанган артистлары, Миләүшә Имамова, Равил Гыйләҗев, шулай ук яшь артистлар Марсель Мөсәвиров, Алсу Гыйльманова, Винер Фәйзуллин, Фирдүс Сафин, Эдуард Латыйпов, Физәлия Габидуллина, Зөлфия Галиуллина башкара.
Шамил Идиатуллин Ульянвск шәһәрендә туган, балачагы Чаллыда үткән, шунда ул беренче мәкаләләрен яза башлаган, Казанда инде журналистлык тәҗрибәсе туплаган. 2003 елның ноябреннән Шамил Идиатуллин Мәскәү нәшрият йортында эшли, хәзер ул төбәк бүлеге җитәкчесе.
2004 ел ахырында аның беренче «Татарский удар» романы чыга, соңрак «Эра Водолея» повесте, «СССР» романы барлыкка килә, алар берничә премия исемлегенә керә — «Национальный бестселлер», «Большая книга», «Интерпресскон» һәм «Бронзавая улитка».
Шамил Идиятуллинны кайвакыт «рус телендә язучы татар язучысы» дип атыйлар. Әйтик, аның «Убыр» триллеры (ул аны Наил Измайлов тәхәллүсе белән имзалаган) татар мифларына нигезләнгән. Шулай ук язучының балалар өчен бер төн эчендә үсә торган агач турындагы «Тубагач» дигән китабы бар.
«Брежнев шәһәре» романы 2017 елның мартында «Әлифба» нәшрияты тарафыннан бастырып чыгарыла һәм «Зур китап» премиясенә лаек була. Романда автор, асылда, үзенең балачагы турында сөйли. Чаллы шәһәренә ул әти-әнисе Ульянвсктан КАМаз төзелешенә күчерелгәч, 3 яшендә күчеп килә. Аларның гаиләсе Тынычлык проспектындагы район башкарма комитеты янында 17нче комплекста яшәгән, аннары алар 45нче комплекска күченәләр.
Романның төп герое - унөч яшьлек Артур (аны 19 яшьлек Винер Фәйзуллин уйный). Аның әтисе Вазыйх Нәсыйхович (Илфат Әскәров уйный) КамАЗ заводында эшли. Артурның тыелган көрәш алымнарына өйрәтүче остазы Витальтолич (Марсель Мөсәвиров ) бар. Малайлар чәчләрен пеләшкә алдыра һәм телогрейкалар киеп йөри торган заман бу. Чөнки телогрейка белән сугышырга җайлы. Артур да әлеге системаның бер өлеше булып китә, беренче мәхәббәт һәм беренче хыянәтнең нәрсә икәнен татып карый.
Инсценировка язган вакытта романның якынча 30 проценты кертелгән, иң мөһим күренешләр генә калдырылган. Спектакль якынча 4 сәгать (ике антракт белән) барачак. Шулай да ул тамашачыны ялыктырмас, үз эченә бөтереп алып кереп китәр, анда рәхәтләнеп көләрлек һәм еларлык моментлар күп булыр дип ышандыра режиссер һәм актерлар.
Романда вакыйгалар Яңа ел алдыннан бара. Премьера да шуңа бәйле рәвештә 28нче декабрьгә тәгаенләнгән. Режиссер Олег Кинҗәгулов әйтүенчә, спектакльдә Испаниядән һәм Мәскәүдән кайтартылган җиһазлар һәм декорацияләр кулланылачак. Мәсәлән, сәхнәдә хәтта чын кар күрергә дә мөмкин булыр дип ышандыра ул.
Декабрьнең икенче премьерасы - Илгиз Зәйниев куйган «Тыпырдык» тамашасы. Монда балалар куян баласы турында әкият карап кына калмый, татарча җырлы-биюле уеннар да уйный. Әмма Кыш бабай белән чыршы тирәли әйләнүләр быел булмаячак.
Чаллыда Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы дәүләт татар драма театрын ачу тантанасы булды
Чаллы театры «Мирас угы» мультфильмына нигезләнгән татарча әкият куйды
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз