Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Чаллы театры «Мирас угы» мультфильмына нигезләнгән татарча әкият куйды

Чаллы татар дәүләт драма театры балалар өчен «Мирас угы» тарихи-маҗаралы әкиятен бүген беренче мәртәбә татарча күрсәтте.

Театр коллективы 2018 елның декабрендә Татнефть грантын ота. Шуның нәтиҗәсендә Татармультфильм берләшмәсенең 2015 елда төшерелгән «Мирас угы» («Стрела наследия») анимацион фильмына нигезләнеп, әлеге тамаша барлыкка килә. Аның рус телендәге премьерасы октябрь аенда булган иде. Спектакльнең әзерләнүе турында без элегрәк язган идек.

Ерак бабаларыбыздан безгә килеп җиткән риваять-легендаларга нигезләнгән
әкиятне  театр артисткалары Чулпан Садыйкова белән Энҗе Шиһапова сәхнәләштергән.

Чулпан Садыйкова, анимацион фильмны күргәнче үк, башта «Мирас угы» китабы белән танышкан:

«Ул китап миңа бик кызыклы булып тоелды. Аннан соң мультфильмын төшерделәр. Без Энҗе белән бик озак - бер-ике ел уйлап йөрдек бу турыда. Аннары «Татармульфильм» га барып спектакль итеп чыгару өчен рөхсәт сорадык.  Шуннан Энҗе белән кайтып бөтен булган материалны туплап, башта русча ясадык.

Менә бүген беренче тапкыр татарча уйналды».

«Балалар аңлыйлар дип уйлыйсызмы?» дигән соравыбызга Энҗе Шиһапова җавап бирде:

«Миңа калса – аңлашыла. Уен белән алар барысын да аңлап утырдылар. Театр ул шундый сәнгать - телне белсәң дә, белмәсәң дә, каравы кызык. Бер авырлыгы да юк. Инде татар баласына татарча килеп карау - ул кирәк тә. Аңламаган сүзләрен кайтып, әти-әниләреннән сорарлар, татар телен өйрәнүдә бер чара булыр».

Әкият балаларны VII  гасырдагы тарихи вакыйгаларга алып китә:  

"Кубрат ханның үлеменнән соң, аның әйткән васыяте уллары тарафыннан үтәлми. Үзара бердәм һәм тату булыгыз дигән үтенечне санга сукмыйча, ханның биш улы төрле якларга тарала..."
Рома белән Зөләйханың булачак маҗаралары да нәкъ менә шушы легендага килеп тоташа. Кыз белән егет Милли музейда очрашалар. Роман ялгышып кына ук ата һәм шунда торган бубенны тишеп, аннан явыз шаманны иреккә чыгара. Ә шаманны кире куып кертү өчен зур сынауларны узып, тиешле артефактларны тупларга кирәк. Һәм алар юлга кузгала. Яшүсмерләр маҗаралы сәяхәттә Су анасын, Канатлы елан –Зилантны, Йорт иясен, Шәүлә-сакчыны, Кара бүрене очраталар.

Ахыр чиктә Рома белән Зөләйха явыз, хәйләкәр шаманны җиңәләр. Әкият 6 - 13 яшьлек балаларга татар һәм рус телләрендә тәкъдим ителә.

Театрның пиар-менеджеры Гүзәл Әхмәтгәрәева сүзләренчә, 27 нче декабрь көнне әлеге әкият-тамашаны карарга «Татармультфильм» студиясенең баш режиссеры Сергей Киатровны чакырганнар.

«Ул бик дулкынлана, көтә. Аның фикеренчә, әлеге проектка башка режиссерларның алынуы  - режиссерның эшенә югары бәя.  Аңа бик кызык - анимацион сериалдан ничек итеп спектакль ясарга мөмкин?

Спектакль шул яктан үзенчәлекле – ул Татарстанның тарихына багышланган. Шушы тарихны ниндидер катлаулы клишелар белән түгел, ә төп геройлар Рома белән Зөләйханың маҗаралары аркылы бирәләр. Әкият экшнны хәтерләтә, анда ут белән, шәүләләр белән уйнау, махсус эффектлар кулланылган. Ниндидер ияләр, мифологик затлар катнаша - бу да балалар өчен бик кызык.»

Бүген, 25 нче декабрь көнне, әлеге әкият беренче тапкыр татарча уйналды. Беренче тамашачылар - Чаллының 2нче гимназиясенең 6нчы сыйныф укучылары иде. «Ничек соң, ошадымы, нәрсә күбрәк ошады» дигән сорауга балалар «Персонажлар, мәсәлән, Су анасы ошады» дип җавап бирделәр. 

Әкият татар телендә тагын 27 нче декабрьдә уйнала.

Тагын укыгыз: Чаллы театрының яңа бинасы булачак. Анда диварлар күренми торган панно белән бизәләчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев