Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Брежнев шәһәре» – шомлы ностальгия

Чаллы театры сәхнәгә куйган «Брежнев шәһәре» спектаклен мин үзем гаиләгә мәдхия итеп кабул иттем. Кешене рухи яктан саклап калу өчен, чыннан да, беренче чиратта, гаилә җылысы кирәктер, күрәсең. Улым-кызым дип өзелеп торган әти-әниләр, туачак эне-сеңелләр, һәм хәтта кышка дип саклаган банкалы кыярлар һәм шарлотка пешерәчәк алмалар да безгә иртәгәге көнгә – өмет, бүген исә яшәп калырга көч бирәдер... Спектакльгә бер караш...

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры Шамил Идиатуллин романы буенча сәхнәләштерелгән «Брежнев шәһәре» спектаклен тәкъдим итте. Исеменнән үк күренгәнчә, әсәр Совет заманы, Чаллы шәһәре Брежнев атамасын йөртеп алган чор турында. Камазның иң шаулап торган вакыты бу. Тик спектакльдә төзелеш үзе түгел, бәлки шушы ыгы-зыгылы вакытта игътибарсыз калган яшүсмерләр проблемасы алгы планга чыккан. Аларның, теләгән очракта да, ниндидер гомуми тенденцияләрдән, әйтик, бер урам белән икенче урам (Чаллыда – комплекслар) арасында барган каршылыклардан читтә кала алмавы турында бу спектакль.  Үзеңне хәтта тәртип сакчыларыннан да якларга туры килүе һәм бу сикәлтәле юлның яшүсмерне ничарадан-бичара  җинаятькә алып баруы турында.

Урысларда: «Бәхетле булырга бәхетсезлек ярдәм итте» дигән мәкаль бар бит? Монда да нәкъ шулай: әгәр Артур әтисе белән базга бикләнеп калмаган булса, аны инде җинаять чоңгылыннан берни дә йолып ала алмаган булыр иде кебек...

Спектакльне мин үзем гаиләгә мәдхия итеп кабул иттем. Кешене  рухи яктан саклап калу өчен, чыннан да, беренче чиратта, гаилә җылысы кирәктер, күрәсең. Улым-кызым дип өзелеп торган әти-әниләр, туачак эне-сеңелләр, һәм хәтта кышка дип саклаган банкалы кыярлар һәм шарлотка пешерәчәк алмалар да безгә иртәгәге көнгә – өмет, бүген исә яшәп калырга көч бирәдер...

 

Актерларның уйнавы турында аерып әйтергә кирәк. Артур ролен башкарган Винер Фәйзуллин, героеның шул чор яшүсмерләренә хас булганча, каршылыклы уйлар тулы, әмма беркатлы күңелен шулкадәр шәп итеп тасвирлый, миңа калса. Малайның, гомумән алганда, чиста күңелле икәнен белгән хәлдә дә, тамашачы аның өчен куркып утырадыр – режиссер Олег Кинҗәгулов гигант төзелешләр белән артык мавыгып киткән җәмгыятьнең әхлакый югалтуларын ачык күрсәтә алган. Һәм бу җәмгыятьне киләчәктә Артурның әтисе – Вазыйх Вафин (Татарстанның атказанган артисты Илфат Әскәров) кебек кешеләр генә коткарып калырга мөмкин икәнен дә. Аның кебекләр – кешелек сыйфатларын саклап калу өчен хәтта карьерадан да баш тартырга әзерләр генә... 

 

Инде мин үзем минус дип санаган үзенчәлекләргә килсәк... Беренчедән, спектакльдә стенага эленгән, әмма «атмаган мылтык»лар байтак кебек тоелды миңа.  Әсәргә ниндидер персонаж килеп керә икән, ул сюжет сызыгына, һичшиксез,  йогынты ясарга тиеш. Ә монда кайбер геройларның нигә кирәк булуы да аңлашылып бетми кала. Режиссер аларны, әлбәттә, ниндидер бер максат белән файдалангандыр, тик  нигә тамашачыдан һаман табышмак чиштерергә?

 

Гомумән, хәзер безнең сәнгатьтә менә шундый табышмаклар, ничек аңларга белмәслек  образлар, әйтелеп бетмәгән сүзләр кирәгеннән артык күп кебек тоела миңа. Бу, күрәсең, гомуми тенденция.

Ничек кенә булмасын, Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы театры куйган бу спектакль тамашачыны сискәндерергә сәләтле дип уйлыйм мин. Карамый калмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев