Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Бөтерчек кыз Алия

Алия Вәлиева Октябрь башлангыч мәктәбенең 4нче сыйныфында белем ала. Яхшы билгеләргә генә укый, бик тырыш. Рәсем ясарга ярата, бигрәк тә кул эшләренә оста. Күңелгә хуш килерлек әйберләр бәйләргә, кисеп ябыштырырга, курчакларга төрле күлмәкләр тегәргә - кайсысына гына тотынмасын, ахырына кадәр эшләп бетерә. Бөтерчек кыз көн саен диярлек яңа кул эшләре...

Алия Вәлиева Октябрь башлангыч мәктәбенең 4нче сыйныфында белем ала. Яхшы билгеләргә генә укый, бик тырыш. Рәсем ясарга ярата, бигрәк тә кул эшләренә оста. Күңелгә хуш килерлек әйберләр бәйләргә, кисеп ябыштырырга, курчакларга төрле күлмәкләр тегәргә - кайсысына гына тотынмасын, ахырына кадәр эшләп бетерә. Бөтерчек кыз көн саен диярлек яңа кул эшләре ясап алып килә мәктәпкә. Ул аны ничек эшләгәнен тиз арада аңлатып та бирә. Алия «Көмеш кыңгырау» газетасын түземсезлек белән көтеп ала, чөнки бу газетаның дүртенче битендә һәрвакыт кул эше үрнәкләре була. Ул аларны сыйныфташларына да өйрәтергә тырыша.

Мәктәптә «Мин - эзләнүче» түгәрәге эшли. Түгәрәкне Гөлчәчәк Нәбиуллина җитәкли. Алия бу түгәрәккә дә яратып йөри. Тиктормас куллар монда да тиз эшли, берсеннән-берсе матур иҗат җимешләре барлыкка килә. Алия үзенең эшләрен «Укучылар иҗаты» почмагына биреп бара.

Алиянең ясаган рәсемнәре дә «Көмеш кыңгырау» газетасы оештырган бәйгедә урын алды. Ул безне киләчәктә дә уңышлары белән сөендерер дигән өметтә калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев