Пианист-виртуоз, Россиянең халык артисты Денис Мацуев шушы көннәрдә Чаллыга килеп, Чаллы һәм тирә-юнь шәһәрләрдән килгән яшь музыкантлар өчен мастер-класс оештырды. Чаллыга ул үзе генә түгел, Наталья Богданова, Владислав Вальс кебек музыка белгечләре белән килгән иде. Алар шәһәрдәге сәнгать мәктәпләрендә булдылар, баян, саксофон, фортепьяно буенча дәресләр бирделәр, тәҗрибә уртаклаштылар, яшь музыкантларның...