Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Г. Кариев исемендәге яшь тамашачы театрының май аена репертуарын тәкъдим итәбез.

Г. Кариев исемендәге яшь тамашачы театрының май аена репертуарын тәкъдим итәбез. 4, 20 май / "Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте" / К. Дикамилло, тәрҗ. Н.Кәримова (әкият) Абилин исемле кыз фарфор куянын билгеле сәбәпләр аркасында югалта. Шунда куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте башлана да инде: аның юлында яхшы һәм яман, явыз һәм мәрхәмәтле...

Г. Кариев исемендәге яшь тамашачы театрының май аена репертуарын тәкъдим итәбез.

4, 20 май / "Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте" / К. Дикамилло, тәрҗ. Н.Кәримова (әкият)

Абилин исемле кыз фарфор куянын билгеле сәбәпләр аркасында югалта. Шунда куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте башлана да инде: аның юлында яхшы һәм яман, явыз һәм мәрхәмәтле кешеләр очрый. Кечкенә хуҗасының аңа карата булган җылы мөнәсәбәтен моңарчы аңламаган куян үзгәрә башлый. Үзе фарфор булса да, күкрәгендә чын йөрәк типкән Эдвард белән нәрсәләр булып бетәр соң? Абилин белән алар кабат очраша алырлармы?

Башлану вакыты: 14:00

4, 24 май / «Гашыйклар утравы» / Р.Сәгъди (музыкаль комедия)

Өч егет армиядән кайтканда тимер юл вокзалында очрашалар. Егетләрнең берсе - Инсафка өйгә тизрәк кайтып сөйгәне белән туй ясарга тели. Әмма Ләйсән традиөион туйны теләми. Ул никахны күктә үткәреп, парашюттан сикерергә хыяллана. Инсаф һәм аның дуслары бу тәкдимне ишетеп уйга калалар. Тиздәнг авылга вертолет белән Инсафның командиры килеп төшә. Парашют белән сикерүгә әзерлекләр башлана. Бу вакытта кияү дусларында план туа...

Башлану вакыты - 19:00

5, 26 май / "Бүре һәм Кәҗә" / Р.Корбан (музыкаль әкият)

Кәҗә дүрт бәтие белән урман аланында яши. Ул һәр иртәдә урманга чыгып китеп, үләннәр җыеп кайта. Китәр алдыннан һәм өйгә кайткач ул кәҗә бәтиләренә җыр җырлый. Бүре кәҗә бәтиләрен тотып ашарга хыяллана, ләкин бәтиләр әниләре сүзеннән чыкмыйлар. Бүре хәйләгә бара. Ул Кәҗәнең җырын ятлый һәм йортына килеп, шушы җырны җырлый. Шуннан нәрсә булыр? Бүре теләгәненә ирешә алырмы?

Башлану вакыты - 14:00

5, 17 май / «Мәхәббәт күгәрченнәре" / В.Гуркин, тәрҗ. Х.Ибраһим (комедия)

Бенефис -спектакль Татарстанның атказанган артисты Фирүзә Зинәтуллинаның 50 еллык юбилее уңаеннан куела.

Спектакльдә вакыйгалар авылда бара. Төп герой - Васил хатыны Надия һәм өч баласы белән яши. Надия иренең күгәрченнәр үрчетүен акчаны суга салу дип карый. Көннәрнең берендә Васил эш урынында җәрәхәтләнә һәм аңа диңгез буена юллама бирәләр. Ул анда Рәйсә исемле ханымга гашыйк була һәм нәтиҗәдә диңгез буеннан аның янына кайта. Алар, бергә яшәүләрен хәбәр итеп, Васил гаиләсенә смс юллыйлар. Бу хәбәрне гаилә бик авыр кабул итә. Әмма Васил һәм аның гаиләсе өчен яңа сынаулар башлана гына әле...

Башлану вакыты: 19:00

6 май / "Саранлыктан дәва" / В. Илюхов, тәрҗ.Х.Уразова (әкият)

Убырлы карчыкның саранлык һәм усаллык тулы сандыгы Урман хуҗасының кулына эләгә. Убырлык карчык төрле хәйләләр белән сандыкны кулга төшерергә тели һәм көннәрнең берендә ул Урман хуҗасы йортына керә, саранлык порошогын алырга тели, ләкин ялгышлык белән Саранлык бөтен дөньяга тарала. Урманда яшәүче җәнлекләр шушы саранлык авыруы белән авырый башлыйлар. Әгәр урман җәнлекләре дуслашып, берләшеп, шушы авыруга каршы көрәшмәсәләр, Яз вакытында килмәскә мөмкин!

Башлану вакыты 14:00

6, 18 май / "Бер мәхәббәт тарихы"/ (Р.Шәриф) (мелодрама)

Еллар гыйбрәтле язмышлы кешеләрне бер очраштырып, гомерләрен үзгәртеп куярга мөмкин. Шулай олы яшьтәге карт белән карчык очраклы рәвештә очрашып, бер-берләрендә күптәнге танышларын таба! Ике ялгызның шушылай башланган уртак вакыйга үрелешен, моның ни белән тәмамлануын беләсегез килсә, спектакльгә рәхим итегез!

Башлану вакыты: 19:00

10, 27 май / "Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз"/ И.Юзеев (музыкаль комедия)

18 яшьлек Гелүс белән Нәзнинә бер-берләрен яраталар һәм өйләнешәбез диләр. Гелүснең әти-әнисе - Баязит белән Зөлфия башта аптырап калалар, аннары алларына бәла килеп баса: яшьләргә торырга фатир кирәк. Бу хәлдән чыгуның бердәнбер юлы: алар аерылышырга тиеш! Җиңел, музыкаль, шаяру, эчтәлеге буенча кызыклы әлеге комедия тәрбияви максатларны да күздә тота. Һәм ул яшьләргә үз бәхетеңне үзең төзергә кирәклеге турында искәртә.

Башлану вакыты: 19:00

11 май / "Керпе малае дуслар эзли" / Р.Корбан (әкият)

Керпе малае Көрән үзенең энәләре аркасында һәрвакыт авырлыклар кичерә. Тиенкәй һәм Куянкай аның белән уйнаганда кулларына керпе энәләре кадала. Шуңа күрә аны куып җибәрәләр. Көрән ачуланып энәле тунын салып ата. Әмма Куянкай белән Тиенкәй, андый керпе булмый, дип аны куып җибәрәләр. Шуннан керпе Төлке малае Түләнкәй белән очраша.

Башлану вакыты 14:00

11 май / "Нигез ташлары" / Т.Миңнуллин (мелодрама)

Гарифулла карт үзенең хатыны Гөлҗиһан белән авылда яши, ә аларның дүрт улы - шәһәрдә. Көннәрнең берендә алар җыелышып әтиләре йортына кайтып төшәләр, "әтиләре үлем түшәгендә" ята. Шул рәвешле, мөһим мәсьәләләрне чишәр өчен Гарифулла карт аларның барысын бергә җыя. Баштагы сөйләшүләреннән алар турында шундыйрак фикер туа: ничек булса да югары дәрәҗәгә ирешергә, күбрәк акча эшләргә. Гарифулла балаларын аңлый алмый. Аны оныгы Флорид кына аңлый, ул аның белән генә уртак тел таба. Үзенең әйтергә теләгән сүзләрен Гарифулла аның аша җиткерә.

12 май / "Убыр-Шоу" / З.Хөснуллина (музыкаль әкият)

"Убыр-Шоу" - балалар өчен заманча музыкаль әкият. Әкияттә Убырлы карчык бөтен җәнлекләрне кар белән күмеп китә. Барлык кош-кортлар, җәнлек-хайваннар җыелып киңәшәләр һәм Убырлы карчыкның күңелен эретер өчен махсус тамаша - бал үткәрергә телиләр. Шуннан тамаша башланып китә. Спектакль уен-бию белән үрелеп бара.

Башлану вакыты: 14:00

12 май / "Башмагым" / Т.Гыйззәт (музыкаль комедия)

Кәрим бай Түбән Новгород ярминкәсендә үз товарын уңышлы гына сатып бәйрәм оештыра. Ә икенче көнне аны талаганнары ачыклана. Зыя байдан бурычка дип алган вексельләрне дә урлаганнар. Моны белеп алган Зыя бай аңа үзенең шушы югалган вексельләр исәбенә кече кызы Сәрвәргә өйләнә алуын сиздерә һәм кәләшкә вәгъдә бүләге буларак бик матур башмаклар биреп җибәрә. Сәрвәр һәм аның мәхәббәте Галимҗан да үз бәхетләре өчен көрәшергә әзер. Ә аларның хыяллары чынга ашырмы?

Башлану вакыты 19:00

13 май / "Ак барс маҗаралары" / Х.Ибраһим (маҗаралы сәяхәт)

"Ак Барс маҗаралары" әкияте - дуслык, рух ныклыгы һәм көтелмәгән җиңүләр турында. Куркак Куянны мәктәптә кыерсыталар, шуңа аны Мырау боксер ясарга уйлый. Аңа Ак Барс, Янут ярдәм итә. Бик күп тырышканнан соң, Куян куркактан чын боксчыга әверелә. Спектакль аша балалар спорт белән шөгыльләнергә, максатларга ирешергә, дусларга таяныч була белергә өйрәнә.

Башлану вакыты 14:00

17 май / «Мәхәббәт күгәрченнәре" / В.Гуркин, тәрҗ. Х.Ибраһим (комедия)

Бенефис -спектакль Татарстанның атказанган артисты Фирүзә Зинәтуллинаның 50 еллык юбилее уңаеннан куела.

Спектакльдә вакыйгалар авылда бара. Төп герой - Васил хатыны Надия һәм өч баласы белән яши. Надия иренең күгәрченнәр үрчетүен акчаны суга салу дип карый. Көннәрнең берендә Васил эш урынында җәрәхәтләнә һәм аңа диңгез буена юллама бирәләр. Ул анда Рәйсә исемле ханымга гашыйк була һәм нәтиҗәдә диңгез буеннан аның янына кайта. Алар, бергә яшәүләрен хәбәр итеп, Васил гаиләсенә смс юллыйлар. Бу хәбәрне гаилә бик авыр кабул итә. Әмма Васил һәм аның гаиләсе өчен яңа сынаулар башлана гына әле...

Башлану вакыты 19:00

19 май / "Галиябану"/ М.Фәйзи (музыкаль драма)

Спектакль нигезендә М.Фәйзинең әсәре ята. Әсәр үзәгендә 2 гашыйк - Галиябану белән Хәлил мәхәббәте сурәтләнә. Алар балачактан таныш һәм туй ясарга җыеналар. Тик ике гашыйк арасына Галиябануны яраткан һәм аның игътибарын яуларга теләгән Исмәгыйль керә.

Башлану вакыты 19:00

26 май / "Супер кияү" / Т.Миңнуллин (моңсу комедия)

Бенефис-спектакль Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафинның иҗади эшчәнлегенә 50, тууына 70 ел тулу уңаеннан куела.

"Вакыйга бухгалтериядә бара. Андагы эш шактый бертөсле, бухгалтерия, гомумән, күңелле вакыйгаларга саран җир. Әмма, монда, алты хатын-кыз эшләгән бухгалтериядә эшләр башкачарак. Чөнки алты хатын-кыз янында бер бик шаян телле, җыр сөюче, киң күңелле бер ир-ат та эшли. Рәхмәтулла Хөрмәтуллович, күрер күзгә бик алай чибәрләрдән булмаса да, кешеләрне үзенә тартып тора, сөйкемле сөяге бар. Ә менә шушы алты хатын-кызның һәркайсы белән нинди мөнәсәбәтләр урнаша соң?»

Башлану вакыты: 19:00

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев