Безнең Диләрә «Ча-ча-ча» бии!
Тәпи киткәч тә, тыпырдап бии башлаган ул Диләрә! Хәзер биш яшь үзенә – һаман бии.
«Ча-ча-ча», «Танго», «Самба»... Инде җиңүләре дә бар. Әле яңа гына «Ча-ча-ча» биюе белән «Кубок Альянса» Россиякүләм бәйгесенең ачык региональ рейтинг ярышларында беренче урынны яулады. Иң яраткан биюе дә – «Ча-ча-ча» икән аның! «Ча-ча-ча» – Кубада барлыкка килгән бию, Латин Америкасы илләрендә аеруча киң таралган. Бүгенге көндә аерым бию төре санала.
Диләрә Чаллының 75нче «Канәфер» балалар бакчасында тәрбияләнә, шәһәрдәге «STS» бию мәктәбенә йөри. Әнисенә булышчы һәм энесе Азаматка үрнәк апа да ул әле. Диләрә камыр ашлары әзерләшергә, рәсем ясарга, әбекәйләре белән җиләк җыярга ярата. Сәхнәләрдә биеп кенә калмый, шигырьләр дә сөйли. «Бәхет йолдызы», «Туган телем − байлыгым» нәфис сүз бәйгеләрендә калфаклар киеп чыгыш ясаган, җиңүче дә булган. Менә шундый уңган кыз ул – Диләрә Миңнебаева.
Бу кызык: Яз кояшы кебек Әминә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев