Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Блоглар

Компот ябабызмы? Бездән – рецепт!

Компот ябабызмы? Бездән – рецепт!

Компот – шәп нәрсә. Эссе мунча чыкканнан соң, җәй тәме ябылган әлеге баллы эчемлекне тәмләп куярга кем генә яратмый икән? Аеруча чия, кызыл карлыган, слива, алма компотларын күп ябабыз. Бөтенесен бергә кушып та мөмкин лә, әйме? Сездә шулайдыр инде. Сүз уңаеннан, тагын нинди компотлар әзерлисез – языгыз әле. Бер елны сырганактан (облепиха) япкан компотларым ачып, атып бетте менә.

Эш тәртибе болайрак. Җыелган, юып, суы саркытылган җиләк-җимешләрне әзерләп куябыз. Банкаларны кер сабыны + сода белән яхшылап юып, чайкыйбыз. Бер кушуч җиләк-җимеш + бер стакан шикәр комы + шаулап кайнап торган су. Менә шулар салынган банканы тиз генә ябып да, җылы урынга, төреп, әйләндереп бастырып куям. Эш барышында банкаларны кайнар су пары белән стерильләштерәм.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев