Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Блоглар

Иң җиңел кайнатма рецепты

Иң җиңел кайнатма рецепты

Ел саен шушы рецепт буенча кайнатма әзерлибез. Мин аны әнкәйдән (кайнанамнан) өйрәндем. Шунысы бигрәк җайлы – бу рецепт һәр төр җиләк-җимеш өчен дә туры килә. Универсаль хәзинә, кыскасы.

Димәк, болай: 1 кг җиләк җимешкә 1 кг шикәр комы исәбеннән үлчибез. Карлыган, крыжовник ише ачырак җиләкләр өчен 1кг өчен 1,2 кг шикәр комы исәбе яхшырак.

Кайнатасы җимешне үлчибез. Кирәкле күләмдә шикәр комын әзерлибез һәм аны төгәл өч өлешкә бүләбез. Беренче өлеш шикәрне җиләк-җимешкә салып болгатабыз һәм талгын утта 30 минут чамасы кайнатабыз. Өскә чыккан күбекләрне җыеп алырга онытмагыз, яме.

Уттан алыр алдыннан, икенче өлеш шикәр комын салып болгатабыз һәм ул эреп беткәч кайнатманы сүндерәбез дә, тынычлап йокларга ятабыз.

Икенче көнне суынган кайнатмага теге өченче өлеш шикәр комын салып, болгатып, этереп, кайнап чыгар җиккә җиткәч, сүндерәбез. Кайнату кирәкми. Кайнатмаларны чиста банкаларга тутырып куябыз. Чәйләрегез тәмле, көннәрегез ямьле булсын!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев