Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Блоглар

Блогер

Блогер

Марат блогер булачак! Ул бүген шулай хәл итте.

Ничек алданрак башына килмәгән!? Иң җиңел, иң кызыклы һөнәр ич бу. Җитмәсә, иң «текә» һөнәр. Әнә, ул мөкиббән киткән блогерларның миллионлаган язылучылары бар. Менә бу популярлык ичмаса… Марат сәгатьләр буе карый аларның блогын. Диванга кырын ятып, авызын ябарга да онытып карый. Шуларны карый-карый, кайбер көнне өй эшләрен эшләргә дә вакыт калмый. Урамга да чыгылмый, бүлмә дә җыештырылмый, ашарга да онытыла хәтта. Әкәмәт инде. Менә тиздән аның үзенә дә зәңгәр экраннардан миллонлаган мөкиббән күз төбәләчәк. Бу уйлардан Марат бер 10-15 сантимертга үсеп киткәндәй булды, тураебрак утырды хәтта.

Булачак блогер мәктәптән кайтып керешкә үк, эшкә тотынды. Портфелен бер якка, курткасын икенче якка атты да, телефонына ябышты. Берәр бик шәп видео төшерергә кирәк тиз генә. Тә-ә-әк… Караучылар күп булсын өчен, кызыклы һәм файдалы булырга тиеш бит инде ул. Башта спорт белән шөгыльләнгәнен төшерергә уйлады малай. Спорт файдалы ич. Супер физзарядка күрсәтсен әле менә. Әмма турникта көч-хәл белән ике тапкыр тартылып төшкәннән соң, бу фикернең бик үк уңышлы түгеллеген аңлап алды. Әһә, менә соңгы арада математикадан тапкырлау таблицасын ятлатып теңкәгә тияләр. Нигә әле шуны өйрәтеп, видео төшермәскә. Вәт баш! Һәм малай бөтен аң-белемен җигеп, эшкә кереште. «Җидене сигезгә тапкырласаң, кырык җиде була ул, дуслар. Биш дүртең – егерме биш. Ә алтыны дүрткә тапкырсак, егерме алты килеп чыгачагын төнлә уятып сорасалар да беләм мин!..»

Марат икенче көнне «йолдыз» булып балкып уянды. Кая, «Марат Сол» («Марат  Солтанов» дисәң, текә түгел ич!) каналына ничә мең кеше язылды икән, дип кәефле генә экранны кабызып җибәрсә… Бер язылучы! Математика укытучысы Зөлфия Камилевна! «Марат, иртәгә тапкырлау таблицасын яттан сөйләргә әзерлән. Видеоңның ссылкасын әти-әниеңә дә җибәрдем...» дип комментарий да калдырган җитмәсә. Менә сиңа популярлык… Блогер булу өчен дә яхшы укырга кирәк шул. Һәм тапкырлау таблицасын белергә!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев