Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яраткан җырлар

Токмач кисәм

«Балачак җыры» конкурсында җиңгән җыр ноталары белән бергә.

Токмач кисәм (Люция Әблиева сүзләре, Эльвира Нигъмәтуллина көе).

Токмач басып, кисәргә
Мин әнидән өйрәндем.
Бер дә авыр түгел икән,
Кирәк бары теләгең.
Башыма яулык ябынам,
Алъяпкыч салам алга.
Кулларны юып алам да,
Тотынам мин камырга.
Шулпага бераз тоз салам,
Йомырка сытам туглап.
Он салып камыр басам да,
Калдырам өстен каплап.
Ял иттергәч камырымны
Түгәрәкләп җәямен.
Куна тактасы өстендә
Җәймәмне киптерәмен.
Бер-берсе өстенә куям
Теленгән тасмаларны.
Нечкә, нәзек токмач итеп,
Һәм кисәм мин аларны.
Яңа кискән токмач белән
Бик тә тәмле була аш.
Күңелле: «Ярдәмчем!», - диеп,
Әни дә мактап торгач.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев