Җен-пәриләр белән очрашу
Мәктәптә җен-фәлән кебек нәрсәләргә ышанмаска өйрәтсәләр дә, ышандырып кара син дәү әниләрне шүрәле, җен һәм убырның юклыгына! «Сәвит мәктәбендә укып, бозылып беттегез, Алла да юк, мулла да юк, бер әйбердән курыкмыйсыз!» – дип, сукранып тик торалар. Мин төн кунып йөргән Рәкыя әби дә, нәкъ шулай. Ялгызы яшәгәч, җен-фәләннән бигрәк тә шикләнә ул.