Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Йокы

Люция Әблиева шигырьләре.

Йокы

Кич булса: «Әнә күзеңә
йокы төшкән», — ди әни.
Бик текәлеп карасам да,
Көзгедән ул күренми.
Күренмәсә дә, нишләптер
Йомыла ике күзем.
Татлы йокыга талганны,
Сизми дә калам үзем.

Тәпи киткәч

Әниләре алып баргач,
Ял итәргә диңгезгә.
Тәпи йөрергә өйрәнеп,
Кайтты аннан Илгизә.
Ишек алдыбызда хәзер,
Башка тормыш башланды.
Күрше апаның песие,
Тышка чыкмый башлады.
Чамалый бугай, мияукай,
Кай яктан яный балә.
И күрше апа песие,
Чык инде, ятма өйдә.

Өреп кабартылганнар

Су буена китеп барам,
Култык астында — җофар.
Ышанычлы дусым белән,
Йөзәргә исәбем бар.
Елга буе гөрләп тора,
Җәйнең эссе көнендә.
Юлбарыс, фил, куян, төлке —
Бары да су эчендә.
«Африкадамы сез?» — диеп,
Бардыр аптыраганнар.
Юк инде! Киек-хайваннар,
Өреп кабартылганнар.
Махсус саклану чарасы,
Булып хезмәт итәләр.
Тирәнгә йөзеп кермәскә,
дип безне кисәтәләр.

«Кызыл әтәч»

Кызык өчен генә шырпы,
Сызып караган идем.
Ник кабызган көнгә төштем!
Көч-хәл белән сүндердем.
Дөрес кисәткән олылар,
Барысын уйлап-белеп:
«Кызыл әтәч» шаярганны,
бер дә яратмый!" — диеп.

Керпе һәм кибет

Керпегә кирәк гөмбә,
Кибеткә йөри көндә.
Энәләрен тырпайта,
«Фырр-фырр» итеп сыпырта.
Уң як күршесе куян,
Әллә кайчан уянган.
Керпегә әйтми-нитми,
Урап кайткан кибетне.
Сулында яши — төлке,
Ярата кош-корт ите.
Бүре китереп бирә,
Чөнки, күршесе — түрә.
Керпегә кирәк гөмбә,
Ашыга, яна, көя.
Килеп җитә «фырр» итеп,
Бәрәкәт! Ябык кибет.
Сатучысы — ташбака,
Яшәп ята аръякта.
Машинасы ватылган,
«Ах!» димәгез, арылган.
Төзәтеп биргәч тычкан,
Ташбака юлга чыккан.
Әкәм-төкәм узмасын,
Бөтен эшне бозмасын. 

«Пипи» исемле тычкан

Бүләк иттеләр Диләгә
Уенчык тычкан.
Бөтен җире —тычкан инде,
Эчтән дә, тыштан.
Койрыгы тора селкенеп,
Ике колаклы.
Сукыр тычкан диеп булмый,
Күзләр —шар чаклы!
Мыегы песинекеннән
Бер дә ким түгел,
Аркасыннан сыпыр дисәң,
«Пи-пи! — дия гел.
«Пипи» диеп исем кушты,
Дилә тычканга.
Песие көнләшеп тора,
Аны кочканда.

Чәчкәле күлмәк

Әбисенең шау чәчкәле,
Күлмәген яратмады.
Бөтенесен аптыратып,
Сәйдә елый башлады.
Югыйсә, кыр чәчәкләре
Тора күлмәкне ямьләп.
Җиләкләре чын диярсең,
Аласы килә тәмләп.
Имәндә икән чикләвек,
Аңлатып бирде Сәйдә.
Бәлки, бер кирәге чыгар,
Тыңлагыз сез дә, әйдә.
«Бал кортлары килеп кунар,
Чәчәк диеп, күлмәккә.
Алдангач, чагып китәрләр,
Ук калдырып „бүләккә“.
Сине жәлләп мин елармын,
Ә мине — жәлләр әни.
Шуңа күрә, күлмәгеңне
Алыштыр яме, әби!»

Диңгез ни өчен тозлы?

Диңгез ни өчен тозлы,
Кем үлчәп тора тозны?
Салынмаганмы ялгыш,
Артыгы, планнан тыш.
Ярында торам басып,
Әйтмәсен аның белеп.
Дулкыннарга бәрелә,
Соравым килеп-килеп.
Мәрсиндә иде өмет,
Бик озак тордым көтеп.
Акула — ерткыч, куркам,
Сорап та инде тормам.
Акчарлаклар биектә,
Алданмаслар биеп тә.
Кета чәчә уылдык,
Димәк, җавап тагын юк.
Суүсемнәр дә әйтми:
«Моңа безнең баш җитми».
Күренмиләр дельфиннар,
Кунак җыя ди, финнар.
"Йолдызлы балык белә«,—
дигән булды медуза.
Диңгез аты киресен,
Исбатлады, кем белсен?!
Сорар идем керпедән,
(Ерак яшәми бездән).
Җирдәге бер җәнлек тә,
Эчми шул су диңгездән.
Миннән сез көләсезме,
Үзегез беләсезме?
Диңгез ни өчен тозлы,
Кем үлчәп тора тозны?

Ай һәм банан

— Кем күккә элгән банан?
— Банан түгел, ай, балам.
— Ай бит, әни түгәрәк,
Йөри күктә тәгәрәп.
— Беренче, соңгы чирек —
Ай була банан кебек.
Яңа, тулган вакытта,
Эчендә туп кабарта.

Дөя һәм гөбәдия

Яшәгән ди, бер дөя,
Яраткан гөбәдия.
Чөнки аның күршесе,
Булган татар кешесе.
Кунакка йөрешкәннәр,
Хәл-әхвәл белешкәннәр.
Бик теләп күрешкәннәр,
Серләрен бүлешкәннәр.
Өстәлдә — гөбәдия,
Яраткан өчен дөя.
Куелган олы чәк-чәк,
Әйтерсең, гүзәл чәчәк.
Түрдә «җырлый» самавыр,
Чәй эчү түгел авыр.
Тәмнүшкәләр җитәрлек,
Күргәзмәгә китәрлек.
Өчпочмак — аерым сый,
Хатыны тәмле ясый.
Тукмачлы аш —әтә-тә,
Телне йотарлык хаттә!
Кыстыбый белән бәлеш,
Болай да инде тиеш.
Чөнки аның күршесе,
Булган татар кешесе.
Дөя дә булган юмарт,
Эндәшеп торган кат-кат.
Патшаныкыдай табын,
Ни кирәк инде тагын?
Бары юк ди, дөядә,
Пәрәмәч, гөбәдия,
Кыстыбый белән бәлеш,
Өчпочмак, чәк-чәк, өлеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев