Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Чәчтарашлар көне

13 сентябрьдә безнең илдә тарак һәм кайчы осталары — чәчтарашлар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Чәчтарашлар көне - кешеләрне матур һәм үзенчәлекле итүчеләрнең халыкара һөнәри бәйрәме. Россиядә Соңгы вакытта әлеге һөнәр бик абруйлыга әйләнде. Бүгенге көндә, Россиядә 70 мең чамасы чәчтарашханә һәм матурлык салоны исәпләнә, һәм аларның саны даими үсеп тора икән.

Бу һөнәр үзе борынгы Мисырда ук барлыкка килгән. Ул вакытта парикмахерлар париклар ясаганнар һәм чәч буяганнар. Моның өчен алар хна һәм басма, үлән кайнатмаларын кулланганнар, кашларын утта җылытылган металл чыбыклар ярдәмендә бөтергәннәр һәм ул чор өчен модалы прическалар тәкъдим иткәннәр.

Ә менә беренче матурлык салоннары Борынгы Грециядә барлыкка килгән. Анда бары тик бай ханымнар гына йөри алган. Бу салоннарда махсус өйрәтелгән кешеләр, ә төгәлрәге коллар хезмәт күрсәткән.

Сүз уңаеннан, Урта гасырларда катлаулы биек прическалар модага кергән, аларны ясау өчен бер төркем оста хезмәт куйган. Өстәвенә, XVIII гасырда чәчтән ясалган биек корылмалар бик киң таралган булган. Әйтик, Француз королевасы Мария-Антуанетта берзаман биеклеге 91,5 сантиметрга җиткән прическа ясаткан. Тора-бара чәчкә һәм прическаларга карата мөнәсәбәт гадиләшкән. 

Чәчтарашлар – чын тылсымчылар алар! Матурлык салонына кереп чыгу кешене танымаслык итеп үзгәртә ала.

Мин, әлбәттә, чәчтараш та түгел, ләкин көндезге йокыдан соң бөтен кызларга толымнар үрәм. Кызлар өчен үрелгән чәчләр – идеаль вариант, чөнки бу матур, пөхтә, уңайлы, теләсә нинди киемгә туры килә. Әгәр сабыйның чәче җитәрлек озын булса, алардан прическа формалаштыру миңа бик кызык (бу минем хобби). Әниләр дә канәгать калалар, чөнки һәр әни кызының яшьтәшләреннән яхшырак күренүен тели. Шуңа күрә мин балаларым өйгә салоннан чыккан кебек матур һәм пөхтә итеп кайтсын өчен тырышам.

Балалар прическасында төп факторлар булып:

  • уңайлылык, (чәч балага комачауларга, уеннар барышында таралырга тиеш түгел);
  • башкару тизлеге;
  • төрлелек тора.

Сафина Зилә Гарифовна, "Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Нурлат интернат - мәктәбе", туган тел һәм укудан укытучы.


Имиджны чәчләрне буямыйча да үзгәртеп була

Тулырак: https://chelny-rt.ru/news/kyzlar-kolagyna/chchlrne-karyybyzmy

Коры һәм сыек шампунь: кайсы яхшырак?

Тулырак: https://chelny-rt.ru/news/slamtlek/kory-m-syek-shampun-kaysy-yakhshyrak

Чәчне ничек дәваларга?

Тулырак: https://chelny-rt.ru/news/kyzlar-kolagyna/chchne-nichek-dvalarga

Язылмаган әсәр

Тулырак: https://chelny-rt.ru/news/dbi-shif/yazylmagan-sr

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев