Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызлар колагына

Чәчне ничек дәваларга?

Кызлар колагына: чәчләр - кыз кешенең күрке. Ләкин аларны карап, кирәк булса, дәвалап торырга кирәк.

- Бер өлеш бал, 4 өлеш төелгән суганны болгатып, юылган чәч төбенә ышкырга һәм башны йомшак сөлге белән урап, 40 минут тотарга. Чәч коры булса, бераз зәйтүн мае өстәргә мөмкин.

- Мәтрүшкә, кычыткан, бака яфрагы, шалфей, ромашка үләннәрен тигез күләмдә алып, кушып болгатырга.

350 г кайнаган кайнар суга 1 аш кашыгы  үлән җыелмасын салып, 1 сәгать төнәтергә. Суынганнан соң бераз җылытып, арыш ипиен 1/4ен шуңа салып, барлыкка килгән ботканы башка сылап, башта полиэтилен, аннан сөлге белән урап, 30-50 минут тотарга. Соңыннан җылымса су белән юып алырга.

- Чәчкә кефир сылап, 2 сәгать буе башны сөлге белән урап тотарга, соңыннан йомырка сарысы белән юып, ромашка төнәтмәсе белән чайкарга.

- 1 аш кашыгы кынага 1 стакан кайнаган су салып, берничә тырнак вакланган сарымсак, 1 аш кашыгы кефир, 1 йомырка сарысы, 1 чәй кашыгы какао өстәп болгатырга. Башка сылап, 30-40 минут тотарга. Үлән төнәтмәсе белән чайкатырга.

- Чәчне үстерү һәм дәвалау өчен иң яхшысы әрекмән тамыры мае.

200 г көнбагыш маена яңа гына алып, чистартып туралган 75 г әрекмән тамырын салып, җылы, караңгы урында бер тәүлек төнәтәсең. Соңыннан, даими болгатып торып, талгын утта 10 минут чамасы кайнатырга, шешәгә сөзеп алырга.

- Бер өлеш бал, 4 өлеш төелгән суганны болгатып, юылган чәч төбенә ышкырга һәм башны йомшак сөлге белән урап, 40 минут тотарга. Чәч коры  булса, бераз зәйтүн мае өстәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев