Чәчләрне карыйбызмы?
Дөресен әйт, синең дә башыңа чәчләреңне буяп карау турында уйлар килгәне бар бит?
Иптәш кызларыңның чәчләрен буяп, төрле прическалар ясап килүенә ияләнеп беттең. Әнә параллель сыйныфта укучы Алинә көн саен бер «мөгез чыгара»: йә аның чәче кап-кара һәм таратылган, йә сарыга буяп, үреп куелган. Ничек коелмыйлар икән ул чәчләр дип кызганып та куясыңдыр әле. Партадашың Гүзәл исә, киресенчә, коңгырт кара чәчләрен бер дә буямый, ә менә прическаларны һәрвакыт төрләндереп тора. Чәченең буялмаган булуына бер дә исе китми аның.
Дөресен әйт, бу яшьтә синең дә башыңа чәчләреңне буяп карау турында уйлар килгәне бар бит? Көзге алдына килеп, «әгәр мин сары яки кара чәчле булсам, журналдагы чит ил актрисасыныкы кебек иттереп сарылы-аклы төсләргә буясам» дип хыялланганың да бардыр әле, шулаймы? Бу бик табигый. Синең яшьтә кызлар үз имиджларына күбрәк игътибар бирә башлый, һәр яңалык аларны кызыктыра. Чәчләреңнең төсен үзгәрткәч, гел икенче кеше булырсың кебек, шулаймы? Тик башта уйлап кара әле, бик кирәкме соң сиңа ул буяулар? Имидж-ны чәчләрне буямыйча да үзгәртеп була бит: төрле прическалар ясап, матур кыстыргычлар, тасмалар тагып кара. Чәчләреңне көн саен койрыкка җыеп йә таратып йөрисеңме? Ә син аларны матур итеп үрергә, төрле тасмалар белән бәйләргә тырышып кара. Бөтенләй икенче төрле булдың, шулаймы? Чәчләреңне химик буяулар белән бозу кирәк тә түгел икән.
Синең яшеңдәге кызларга без чәч буяулары кулланырга киңәш итмәс идек. Чәчеңнең табигый төсе дә сиңа бик килешә бит. Юри генә урамнан үткәндә игътибар ит: бик азлар гына үз чәчләренең төсен саклап калган. Аларның йомшак, нәфис чәчләренә сокланып карыйсың. Әйе, буяудан соң чәчләр каты, коелучан, кайвакыт үлегә дә әйләнергә мөмкин. Шуңа күрә чәчеңне буярга ашыкма, табигать биргән матурлыгыңны сакларга тырыш. Бу бүлектә без чәч төрләре, аларны карау, прическа ясаганда ярдәмгә килүче косметик чаралар турында сөйләшербез.
Нинди генә прическа ясарга алынсаң да, исеңдә тот: чәчләр һәрвакыт чиста һәм каралган булырга тиеш. Моның өчен аларны шампунь белән юып торырга кирәк. Ул чәчләрне пычрактан, майдан, тузаннан арындырудан тыш, йомшак, ялтыравык, шома итә. Тик шампуньны дөрес сайлый белергә кирәк, аңа кадәр син чәчләреңнең кайсы төркемгә керүен ачыкларга тиеш.
Нормаль чәчләр. Алар, гадәттә, шома, икегә аерылмый торган булалар һәм сынмыйлар да. Мондый чәчләр озак юмый торганда гына майланырга мөмкин.
Коры чәчләр икегә аерылалар, сыналар, чуалалар һәм бөтенләй ялтырамыйлар.
Майлы чәчләр юганнан соң икенче көнгә үк майланып чыгалар, ямьсез кыяфәт алалар.
Проблемалы чәчләр — ясалма чәчләр кебек төссез чәчләр, еш коелалар.
Һәр төркем чәчләр өчен аерым шампуньнар бар, шуңа күрә, сатып алганда, аларның язуларын игътибар белән укы. Чәчләрне шампунь белән юганнан соң, кондиционер куллану да мөһим. Ул чәчләрне чуалудан саклый, тукландыра. Гадәттә, кондиционер кулланганнан соң, чәчләр ялтырап тора. Кондиционерлар чайкагычлар (опаласкиватель), майлар, бәлзәмнәр рәвешендә булырга мөмкин.
Чәчләрне кайнар суда юарга ярамый, чөнки кайнар температура май бизләре эшчәнлеген көчәйтә, һәм чәчләр тиз арада майлана, аларның структурасы бозыла. Чәчләрне табигый юл белән дә, фен белән дә киптерергә ярый, тик соңгысы белән мавыкма, даими кулланганда, ул чәчләрнең сынуына, коруына китерә. Хәзер чиста, кипкән чәчләргә прическа ясарга менә дигән вакыт. Моның өчен сиңа чәч лагы, кцбек (мусс), чәч геле, балавыз (воск) һ.б. кирәк булыр. Әгәр синең чәчләрең бөдрә икән, курыкмыйча мусс куллана аласың. Учыңа кысып чыгарган күбекне әз-әзләп чәчләреңә сыла, ул ал арның формасын сакларга мөмкинлек бирә. Күп кенә кызлар «юеш эффект» ясарга яраталар. Моның өчен чәчләрең юеш чакта, ал арга гель сыла, тик арттырып җибәрмә, чөнки кипкәч алар балавыз сыман келәйле булып калырга мөмкин. Бу исә бер дә син көткән нәтиҗә булмас. Чәч лагы иң ахырдан, ясалган прическаны саклау, беркетеп кую өчен кирәк. Аны да артык күп сипмә, чөнки чәчләрең таш кебек катып китәргә һәм ясалма булып күренергә мөмкин. Чәч лагын шулай ук теге яки бу прическаны ясаганда, аерым чәч тотамнарын беркетү өчен дә кулланалар.
Прическаларның үзеңә ошаганнарын сайлый аласың, чөнки хәзер чәчләрең тәртиптә: чиста, сәламәт. Әнә, кирәкле чәч лагы, күбек, гель, балавыз да көзге алдында тора. Фантазияңне эшкә җик, бу бәйрәмдә син иң матуры, иң зәвыклысы, иң күркәме булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев