Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызлар колагына

Табын әзерли беләсеңме?

Табын әзерләүнең төп максаты – аның уңайлы, чиста, пөхтә һәм ма­тур булуы.

Иң элек безгә өстәл турында кай­гыртырга кирәк. Ул чакырылган кунаклар сыярлык зурлыкта, уңай­лы булырга тиеш. Өстәлгә ашъяу­лык ябалар. Аның астына фланель салып калдырырга була: бу очрак­та ашъяулык тигезрәк ятачак һәм ашау-эчү приборлары да, өстәлгә куйганда, тавыш чыгармаячак.

Ашъ­яулыкның кырые өстәл аягын каплап торырга тиеш. Өстәл тирәли, бер-берсеннән 60 см ераклыкта бу­лырлык итеп, урындыклар куела. Өстәлгә, һәр урындык турысына, зур сай тәлинкә, аның өстенә аш тәлин­кәсе, аннары кабымлык тәлинкәсе куялар.

Салфеткалар кабымлык тә­линкәсенә яисә аның уң ягына куе­ла. Тәлинкә өстәл читеннән 2 см да булырга тиеш. Аның сул ягына, оч­лы ягын өскә каратып, чәнечке, уң ягына, йөзен тәлинкәгә каратып, пычак, аның янына, чокырлы ягын өскә каратып, аш кашыгы куялар.

Приборлар бер-берсеннән 1 см дан бераз гына кимрәк арада торырга тиеш. Десерт кашыгын һәм чәнеч­кесен тәлинкә алдына бер-берсенә параллель итеп урнаштыралар. Де­серт тәлинкәсе исә өстәлгә соңрак чыгарыла, һәрбер кунак алдына шулай ук ипи өчен махсус тәлинкә куела.

Өстәл уртасына ваза куела. Аңа хуш исле чәчәк бәйләме утыртыла.

Ашъяулык һәм салфеткалар

Кунаклар килгәндә, өстәлгә яхшы­лап үтүкләнгән ашъяулык җәяләр. Ак ашъяулыкка нинди төстәге сал­феткалар туры килә, дисеңме? Алар­ның нинди төстә булуы мөһим түгел. Салфеткалар бары тик сервиздагы рәсемнәр һәм вазадагы чәчәкләрнең төсе белән туры килергә тиеш.

Салфеткаларны өстәлгә куйган­да, аларның ике төре барлыгын онытма: кәгазь салфеткалар һәм тастымаллар.

Тастымаллар, крахмалланып, нин­ди дә булса формага кертелә, аннан соң тәлинкәләргә яисә аларның уң ягына куела. Ашый башлаганчы, тас­тымалларны тезләргә җәеп куялар. Аларга иреннәрне дә, кулларны да сөртмиләр; тастымаллар киемне ипи валчыкларыннан һәм чәй, аш шулпа­сы тамчыларыннан саклый.

Кәгазь салфеткаларны урталай бөклиләр һәм, төреп, стаканнарга куялар. Аларга син иреннәреңне дә, кулларыңны да сөртә аласың.

Элегрәк «ашъяулык бары тик ак төстә генә булырга тиеш» дигән фи­кер бар иде. Хәзер исә ашъяулык­ның нинди генә төсләре юк, кәефеңә һәм бәйрәмнең төренә карап, син ашъяулыкның үзеңә ошаганын сай­лый аласың.

«Матур буласың килсә...» кызлар энциклопедиясеннән. 2011.

«Кызлар колагына»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев