Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Ир-атлар турында берничә кызыклы факт

19нчы ноябрь – Халыкара ир-атлар көне.

Халыкара ир-атлар көне Россиядә Ватанны саклаучылар көне кебек үк популяр түгел, әмма бу бәйрәмгә елдан-ел күбрәк игътибар бирелә, чөнки ир-атларның гаиләдәге, балалар тәрбияләүдәге өлеше алыштыргысыз.

Ир-атлар турында берничә кызыклы факт:

  • Малайлар арасында сулагайлар 2 тапкыр күбрәк.
  • Ир-атлар табибка сирәгрәк мөрәҗәгать итәләр, чөнки куркалар яки уңайсызлык кичерергә теләмиләр.
  • Ир-атларның йөрәге минутына уртача 70 тапкыр тибә (хатын-кызларныкы минутына 80 тапкыр).
  • Ир-атларны яшен сугу ихтималы зуррак.
  • Ир-атларның йөзләре картаю процессына озак бирешми.
  • Ир-атларда сөйләм өчен баш миенең бер генә үзәге җавап бирә, шуңа күрә алар хатын-кызларга караганда 2 тапкырга азрак сөйләшәләр.

Россиядә еш кына ир-атларны Ватанны саклаучылар көнендә – 23 февральдә котлау кабул ителгән. Шулай да бүгенге бәйрәм – дустыңа, абыеңа, әтиеңә, улыңа, тормыш иптәшеңә матур сүзләр әйтергә һәм нәрсә белән дә булса сөендерергә яхшы сәбәп.

Бүләккә бүләк мәҗбүриме?

Бү­ләк­не кем ки­тер­гән 

Кадерле бүләк (Габделхәй Сабитов)

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев