Бүләкне кем китергән
...Ул тәрәзә аша өй эченә карады. Әһә, әнә теге кулына китап тоткан малай Ильястыр. Ә бусы – әтисе алдында утырганы Закир инде.
Димәк, адрес дөрес.
− Әти, Кыш бабай кайчан килә соң? – дип сорап куйды кинәт Закир. – Кар яуды ич инде.
− Белмим, улым, ул бит алдан әйтеп килми, сиздермичә генә йөри.
−Әйе шул, узган ел да бүләкләрен без өйдә булмаганда калдырып китте. Ә минем аны күрәсем килә.
Шулвакыт математикадан өй эше эшләп утырган Ильяс сүзгә кушылмый түзмәде. Зур инде ул Ильяс. Икенче сыйныфта укый. Күп әйберләрне белә хәзер. Ваемсыз гына:
− Энем, безгә ул бүләкләрне әти белән әни кертеп куйган. Хы, шуны да белмисеңмени?!
Закир, аптырап әтисенә карады. Әтисе дәшми генә елмая иде.
− Юк, абый, Кыш бабай китерә бүләкләрне! Кыш бабай! Әти белән әни түгел, − дип кабатларга тотында Закир, үртәлә үк башлап.
Абыйсы җавапсыз калмады:
− Ну Закир… Кыш бабай өйгә ничек керсен инде ул? Менә подъезд төбенә кадәр алып килә дә бүләкләрне, әти-әниләргә бирә. Ә алар өйгә кереп, яшереп куялар, − дип акыллы кыяфәт белән аңлатырга кереште Ильяс. Ул моңа бик озак баш ватып йөргәч төшенде. Кыш бабайда өй ачкычы юк. Мультфильнарда күрсәткәнчә морҗадан төшә, дияр идең, шәһәр фатирында анысы да юк бит. Шулай булгач, бүләкләрен подъездга кадәр генә күтәреп килә инде.
Әтиләре тагын елмаеп куйды. Чәй әзерләп йөрүче әниләре дә елмайды бу юлы. Тик эндәшмәделәр.
Бу мәлдә үзе хакында сөйләшүне тәрәзә артыннан тыңлап торучы Кыш бабай да елмая иде.
Лилия Гыйбадуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев