Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Кадерле бүләк

Әни өчен иң кадерле бүләк нинди? Габделхәй Сабитов хикәясе.

Менә инде ярты сәгать Зөлфия ванна бүлмәсендә бик­ләнеп утыра. Абыйсы Айдар ике мәртәбә килеп ишек шакыды, ә Зөлфия һаман ачмый да ачмый. Ак тәпиле мәче баласын күкрәгенә кыскан да тыела алмыйча сулы­гып елый.

— Нишләдең син, Актәпи, нишләдең?! — дип сулкыл­дый ул. — Әнигә нәрсә бүләк итәрмен инде хәзер. Әллә белмисеңме, әниемнең туган көне бит бүген. Шундый матур рәсемне әрәм иткәнсең!..

Аның әнисенә бүләккә дип ясаган рәсеме, чыннан да, искиткеч матур чыккан иде... Бөтен дәфтәр битен алып торган роза чәчәге. Чәчәк таҗына сары сандугач баласы кунган, һавада өем-өем ак болытлар. Алар арасыннан кояш алтын нурларын сибә. Ә сандугач шул нурларда коена-коена өздереп сайрый.

Рәсемне күргәч, Зөлфиянең әтисе белән абыйсы аһ иттеләр.

— Кара инде, бөтенләй тере чәчәк бит! Хәтта хуш исе дә бөркелеп тора кебек! — диде әтисе.

— Ә мин сандугачның сайравын ишетәм, — диде абый­сы, сокланып.

Әтисе кулларын рәсемгә якынлаштырды:

—  Кызым, кызым! Кояшыңның нурлары кулымны җылыта. Менә нинди зур бүләк әзерләгәнсең әниеңә.

Зөлфиянең шатлыгы эченә сыймады.

Ә менә бүген, музыка мәктәбеннән кайтып керсә, ни күрсен!.. Ертылып, туракланып беткән рәсемнең вак-вак кисәкләре идәндә аунап ята. Тиктормас Актәпи, кәгазь кисәкләре белән уйнап, тере йомгактай тәгәрәп йөри. Бө­тенләй өзгәләп бетергән. Ничек табып алган диген! Китап арасына яшереп куйган иде ләбаса! Инде яңасын ясарга вакыт та калмады.

Шул арада, шау-гөр килеп, әтисе белән әнисе кайтып керделәр. Зөлфия ашыга-ашыга битен-күзен юган арада, кунаклар да килеп җитте. Кәшиф абый белән Фәния апа... һәр ел шулай алар. Бу көнне эштән кайтышлый, өйләренә дә кереп тормастан, Зөлфияләргә киләләр. Бы­ел да гади генә, ләкин бик матур бүләкләр алып кил­гәннәр. Як-яктан әнисенең колагын тарта-тарта, көлешә-көлешә котладылар, бүләкләрен бирделәр. Абыйсы агач тамырыннан юнып ясалган су анасы сынын бүләк итте. Әтисе күлмәклек алган. Тик Зөлфиянең генә бүләге юк. Ул, нәрсә эшләргә белмичә, пианино кырына сөялеп, боегып утыра.

Бер арада әтисе аңа сәер генә күз төшереп алды. Хә­лен аңлады, күрәсең, һәрвакыт шулай аның әтисе. Зөл­фиянең кыяфәтеннән, күз карашыннан ук ни уйлаганын төшенә.

—  Ә син... син, кызым, әниеңә берәр матур көй уйна әле, — диде ул, пианино капкачын ачып.

Зөлфиядә җыр, музыка кайгысы юк иде бу минутта. Ләкин «әниеңә» дигәч, карышып тормады. Тик нинди көй уйнарга?..

Зөлфия әкрен генә пианино телләренә басты. Бармак­лары ничектер үзеннән-үзе «һәрвакыт булсын кояш!» көен уйный башладылар. Әмма бу көйне Зөлфия әле ныклап өйрәнергә өлгермәгән дә иде. Музыка укытучы­сы Хәмдия апа бүген генә уйнап күрсәтте. Ләкин әнисе өчен дигәч... Аның бармаклары торган саен җитезрәк йөгерделәр. Музыка ышанычлырак, матуррак агылган саен, йөрәге ашкыныбрак типте.

Көй тынарга да өлгермәде, барысы да шаулатып кул чаптылар.

—  Кара инде, кайчан син болай матур уйнарга өйрән­дең әле? —  дип гаҗәпләнде Кәшиф абый.

—  Сандугачлар сайраган кебек! — диде Фәния апа.

—  Ә мин, бу көйне тыңлаганда, бакчада роза чәчәге тирбәлгәнне күрәм! — дип елмайды әтисе. — Хәтта гөл­ләрнең исен дә тоям кебек.

—  Рәхмәт сиңа, кызым! — дип кочып үпте әнисе Зөл­фияне. — Синең бу бүләгең миңа иң кадерле, иң кыйм­мәтле бүләк.

Кинәт кенә Зөлфиянең күз алдында кояш балкыган­дай булды. Шундый якты, шундый нурлы, шундый олы кояш! Ул кояшның нурлары, назлап-иркәләп, биттән, маңгайдан сыйпый. Ул нурлар күңелне җылыта, күзләр­не чагылдыра.

1978

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев