Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

29нчы ав­густ – мо­то­цикл­ның ту­ган кө­не

«Ма­тай»­да җил­де­рер­гә яра­ту­чы­лар ел са­ен 29нчы ав­густ­та мо­то­цикл­ның ту­ган кө­нен бил­ге­ләп үтә­ләр.

Бе­рен­че мо­то­цикл­ны не­мец ин­же­не­ры Готт­либ Дайм­лер уй­лап тап­кан. 1885 ел­ның 29нчы ав­гус­тын­да ул аңа па­тент ал­ган. Шул ук ел­ның но­яб­рен­дә Г. Дайм­лер­ның улы Пауль ан­да йө­реп тә күр­сәт­кән – ул әти­се­нең ачы­шын­да 10 чак­рым юл уз­ган. Мо­то­цикл агач ра­ма­лы бул­ган, дви­га­те­ле га­ди ке­ро­син­га эш­лә­гән. Конст­рук­ци­я­нең го­му­ми авыр­лы­гы 50 ки­лог­рамм ти­рә­се тәш­кил ит­кән.

Бу кы­зык!

  • *Ир­лан­ди­я­дә ашы­гыч яр­дәм та­биб­ла­ры фа­җи­га урын­на­ры­на үз­лә­ре­нең мо­тот­ранс­порт­ла­рын­да ки­леп җи­тә­ләр икән. Алар­ның мо­то­цикл­ла­ры 290 км/­сәг тиз­лек бе­лән йө­ри. Мон­дый хез­мәт, ни­гез­дә, мо­то­я­рыш­лар­да кул­ла­ны­ла.
  • *Баш­та мо­то­цикл­чы­лар­ның мах­сус ки­ем­нә­ре һәм сак­ла­ну ча­ра­ла­ры бул­ма­ган. Ан­на­ры күз­лек­ләр, күн баш­лык­лар бар­лык­ка кил­гән. За­ман­ча шлем­нар­ны ней­ро­хи­рург Хью Кэрнс уй­лап тап­кан. Мо­ңа мо­то­цикл­да һә­лак бул­ган дус­ты сә­бәп­че бу­ла.
  • *Гол­ли­вуд ак­те­ры Брэд Питт мо­то­цикл­лар кол­лек­ци­я­се җыя. Аның мо­то­пар­кын­да без­нең ле­ген­дар ко­ляс­ка­лы «У­рал» мо­то­цик­лы да бар, ди.
  • *Үз ва­кы­тын­да СССР мо­то­цикл­лар җи­теш­те­рү бу­ен­ча дөнь­я­да икен­че урын­да бул­ган.
  • *1989 ел­да СССР­да «Ноч­ные вол­ки» («Төн­ге бү­ре­ләр») бай­кер­лар клу­бы ачы­ла. Ул ха­лы­ка­ра ста­тус­ка ия һәм аның бө­тен дөнья буй­лап 45тән ар­тык фи­ли­а­лы бар.

Исең­дә тот!

  • *Та­тарс­тан­да ав­то­инс­пек­ция та­ра­фын­нан тер­кәл­гән мо­то­цикл­лар са­ны 15 мең ти­рә­се тәш­кил итә. Кыз­га­ныч, бу төр транс­порт ар­ка­сын­да юл һә­ла­кәт­лә­ре арт­кан­нан-ар­та ба­ра.
  • *Юл өс­ле­ге җы­лы­нып һәм ки­беп бет­мә­сә, мо­то­цикл­лар­да йө­рү ыша­ныч­лы тү­гел, ашы­гыр­га яра­мый. Га­дәт­тә, мо­то­се­зон май ур­та­ла­рын­да ачы­ла һәм ок­тябрь­дә ябы­ла.
  • *Мо­то­цикл – хә­веф­ле транс­порт ча­ра­сы. Аны ида­рә итү өчен шак­тый тәҗ­ри­бә-ос­та­лык ки­рәк. Га­дә­ти мо­то­цикл­ның ур­та­ча тиз­ле­ге – 50-200 км/­сәг. Спорт мо­дель­лә­ре 300-350 км/­сәг тиз­лек бе­лән оча­лар. Юга­ры тиз­лек­тә йө­рү мо­то­цикл­чы­ның үзе­нә дә, баш­ка­лар­га да кур­кы­ныч ту­ды­ра.
  • *Мо­то­цикл бе­лән мо­то­мәк­тәп­тә укып пра­ва ал­гач кы­на ида­рә итәр­гә ярый. Бар­лык төр мо­то­тех­ни­ка­га ка­ра­ган А ка­те­го­ри­я­сен 18 яшь­тә, ә җи­ңел мо­то­цикл­лар­да гы­на йө­рер­гә рөх­сәт би­рү­че А1 ка­те­го­ри­я­сен 16 яшь­тә алыр­га мөм­кин. Мон­дый та­нык­лы­гың бу­лу, әй­тик, буш ва­кы­тың­да мо­то­цикл­да курь­ер бу­лып ак­ча эш­ләр­гә мөм­кин­лек ту­ды­ра.

17нче июнь – Дөньякүләм мотоцикл йөртүчеләр көне

Фәнис Яруллин янына мотоциклда бер сәфәр...

Фоат абый уч төбенә сыярлык велосипед ясый!

Тормозлары шәп иде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев