17нче июнь – Дөньякүләм мотоцикл йөртүчеләр көне
Мотоциклның, автомобильдән аермалы буларак, берничә өстенлеге бар.
Дөньякүләм мотоциклчылар көне июньнең өченче дүшәмбесендә билгеләп үтелә. Бәйрәмнең максаты – бу төр транспортның өстенлекләренә игътибар итү. Мотоцикл юлларда бөкеләр хасил итми, ягулыкны аз ашый, «парковка»ларда күп урын алмый.
1992 елның 22нче июнендә берничә илдә «Эшкә – мотоциклда» дигән акция үткән. Ә 2000 елда мотоцикл йөртүчеләр аерым оешмага берләшкән. Төрле илләрдәге һава шартларын истә тотып, акцияне хәзер бераз алгарак – июньнең өченче дүшәмбесенә күчергәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев