Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Фоат абый уч төбенә сыярлык велосипед ясый!

Агачтан уч төбенә сыярлык велосипед белән мотоцикл, бер сум акча зурлыгындагы каба һәм чана ясап була икән. Боларның барысын да һәм тагын бик күп миниатюр эшләнмәләрне Чаллыда яшәүче Фоат абый Закиров ясый.

Фоат абый тумышы белән Саба районы Сабабаш авылыннан. Мәктәпне тәмамлап, ул Саба урман хуҗалыгында эшли башлый. Бер ел үткәч, аны армиягә алына, шунда ул агачтан уеп беренче эшен – полигон макетын ясый.
Шулай ук беренче эшләренең берсе – ярты метр биеклектәге Сөембикә манарасы. Ул аны шырпы һәм бамбук таякчыкларыннан ясаган. Тора-бара агачтан атлар, чаналар, тәгәрмәч, велосипед, арбалар эшләгән.
Хәзерге вакытта Фоат абый мәчетләр белән кызыксына. «Инде сигез-тугыз мәчет макеты ясадым мин. Барысын да бүләк итеп барам үзләренә», – ди ул. Иң катлаулы булып тоелган эше дә коллекциясендәге иң зур мәчетләренең берсе – Чаллыдагы «Нур Ихлас» мәчете. Ул аны 2 ай буе ясаган.
Төп материаллар – юкә һәм тал, ә кайбер мәчет макетларының түбәләрен имән агачыннан ясаган.
Фоат абыйның барлык эшләнмәләрен 13нче февральдән Чаллы шәһәренең картиннар галереясендә күрергә була.
– Агачтан макетлар ясаганда мин күңелемә рәхәтлек, канәгатьлек алам. Һәм эшләремнең башкаларга да сөенеч һәм файда китерүен телим. Бервакыт шулай күргәзмәгә куелган агач арбамны (макет түгел, бусы чын арба) бер ханым күреп алды һәм: «Абый, сат әле миңа», – дип сорады. Мин ясаган әйберләремне сатарга яратмыйм, шуңа күрә ризалашмадым. Ул чыгып киткәч, тәрәзәгә күзем төште. Карасам, әлеге ханым инвалид коляскасы этеп бара, арбада 14-15 яшьлек кыз. Шул минутта чыгарып бирдем арбаны. Күңелемә дә рәхәт булып китте, – дип исенә тошерә Фоат абый.
Чыннан да, эшеңнән тәм табып, шул ук вакытта башкаларны да сөендереп яшәү – нинди зур бәхет бит ул!
Таңсылу Сунаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев