Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Сыерчык оялары бәйгесе игълан итәбез

Озакламый яз хәбәрчеләре – сыерчыклар кайтып җитәр. Сез аларның кайтуына әзерме әле? Әгәр дә өлгермәгән булсагыз, без сезгә сыерчык оясы ясарга тәкъдим итәбез.

Озакламый яз хәбәрчеләре  – сыерчыклар кайтып җитәр. Сез аларның кайтуына әзерме әле? Әгәр дә өлгермәгән булсагыз, без сезгә сыерчык оясы ясарга тәкъдим итәбез. Ояны ясап, аның белән фотога төшегез һәм фотоны komesh_k@list.ru почтасына – безгә җибәрегез.

Иң матур һәм уңайлы сыерчык оясы ясаучыга спонсорыбыз 2023 елның икенче яртыеллыгына «Көмеш кыңгырау» газетасына язылу бүләк итәчәк. Барлык катнашучылар да дипломнарга ия булачак.

Бәйгедә мәктәп укучылары катнаша ала, бәйгегә фотолар 7нче февральдән 7 апрельгә кадәр кабул ителә.

Нәтиҗәне 14нче апрельдән дә соңга калмыйча игълан итәчәкбез.


Ана сыерчык зәңгәрсу күкәй сала. Тулырак: http://chelny-rt.ru/news/tabigat/syerchyk

Сыерчык (Факил Сафин хикәясе). Тулырак: http://chelny-rt.ru/news/dbi-shif/syerchyk-fakil-safin-khikyase

«Сыерчыклар» (Ибраһим Гази хикәясе). Тулырак: http://chelny-rt.ru/news/dbi-shif/syerchyklar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев