Көмеш кыңгырау

Сыерчык (Факил Сафин хикәясе)

Айгөлнең әбисе авылда яши. Кызның иң бәхетле көне — Мәликә әбисе янына кунакка кайткан көн.

Дөньяда аннан да ягымлы, якты йөзле, нурлы карашлы әби башка юктыр. Дүрт яшьлек Айгөл, моны үз теле белән әйтеп бирә алмаса да, шулай булуын әйбәт белә.

Менә бүген дә әтисе, әнисе, кеп-кечкенә энесе Рөстәм белән әбиләренә кунакка кайтып төштеләр алар. И сөенде Мәликә әбисе, кунаклар кайткач, очып кына йөри инде. Айгөл белән Рөстәмне бигрәкләр дә ярата ул.

Чәй эчеп алгач, Айгөл ишегалдына чыкты. Үткән кайтканда, әтисе матур итеп сыерчык оясы ясап куйган иде. Ояга сыерчык­лар килгән икән. Моңа әтисе куанып бетә алмый. Кызын кулына күтәреп, оя түбәсенә кунган сыерчык сайравын тыңлады алар. Әтисе Айгөлгә аңлатып бирде.

—  Бусы — әти сыерчык, — диде ул, — әни сыерчык исә ояда. Йомыркалар салган да хәзер бәләкәй сыерчыклар тишелеп чыгу­ын көтеп утыра. Әти сыерчык, әрсез мәче оя тирәсендә йөрмәсен дип, аларны саклап тора. Сайравы «Борчылма, әнкәсе, мин гел шушында, сезне саклап кына торам» дигәнне аңлата.

—  Әнә бит хәзер очып китте.

—  Ул бит акыллы кош. Минем оя ясап биргәнне белә, без сыерчыкларга начарлык эшләмәсен дә белә. Җим эзләп очты ул. Ал арга да ашарга кирәк ич. Без бар чакта, мәче ояга якын килергә курка. Шуңа күрә саклап торыйк әле, сыерчык иркенләп очып кайтсын.

Әмма әти сыерчык озак тормады. Томшыгында нәрсәдер бар иде.

—  Менә нинди әйбәт сыерчык бу, — диде әтисе, сокланып. — Үзенә дә җим тапкан, әнкә сыерчыкка да алып кайткан. Ничек тату, матур яши бу кошкайлар!

Яннарына Мәликә әбинең килеп басканын сизмәгән дә иде Айгөл. Әбисе, әтисенең аркасыннан сөеп:

— Рәхмәт, кияү, ишегалдына нур керде шушы сыерчыклар белән. Күңелем булганчы карап торам мин аларны, үземнең яшь вакытларны, бабаң исән чакларны искә төшерәм. Ул да бик тын­гысыз, гаилә җанлы кеше иде, мәрхүм. Үзенә булмаса булмас иде, балалар өчен җанын да бирергә әзер иде. Сез киткәч, гел шушы сыерчыклар белән сөйләшеп, серләшеп йөрим мин. Кошкайларны сөендергән өчен, Ходай юлыңа гел әйбәт кешеләрне генә очратып торсын... — Әбисе алъяпкыч очы белән күз яшен сөртеп алды. Әтисен мактауны ишетү Айгөлгә бик рәхәт иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: