Көмеш кыңгырау

Сыерчык

Сыерчыклар агач куышларында, түбә астындагы уентыларда, яр карлыгачы ояларында яшиләр. Ә инде кешеләр ясап элгән оялар булса, шатланып туя алмыйлар.

Сыерчык — бик матур итеп сайрый торган күчмә кош. Ул туган якларында гөрләвекләр ага башлау белән күренә.

Беренчеләрдән булып, ата сыерчык кайта. Бу чорда аның җыры моңсурак була. Ә инде ана сыерчык кайткач, алар бергәләшеп илһамланып җырлыйлар. Сыерчык хәтта башка кош булып та җырлый ала. Сыерчык башкаруында карга тавышын да, карлыгач чәрелдәвен, колын кешнәвен һ. б. тавышларны да ишетергә мөмкин.

Ана сыерчык зәңгәрсу күкәй сала. Сыерчык балаларының авызлары зур, томшык читләре сары төстә була. Караңгы ояда аларны әти-әниләре шул сары томшыкларыннан таба.

Бу чорда сыерчык концертлары туктап тора, чөнки аларның балаларын ашатасылары бар. Галимнәр фикеренчә, сыерчыклар балаларына һәр ике минут саен җим, күбесенчә бөҗәкләр китереп торалар икән.

ҖАВАПСЫЗ ТАБЫШМАК

Очып баручы сыерчык көтүе үзенең оешканлыгы белән күпләрне гаҗәпләндерә. Көтү эчендәге меңләгән сыерчык барысы берьюлы хәрәкәтләнә, мәтәлчек атып, очыш хә­рәкәтләрен үзгәртә. Әлеге кошларның мондый бердәм хәрә­кәт тудыра алу мөмкинлекләрен бер галимнең дә аңлата алганы юк.

Сыерчык

Нәҗип Мадьяров

Шатлыгы сыймый эченә,

Сайрый ул сузып-сузып.

Йә әйләнә бытбылдыкка,

Йә җырлый тургай булып.

Бака булып та бакылдый,

Тартар да була ала.

Кызылтүш кебек тә сайрый,

Канатын кага-кага.

Юкка сөенми, аңа бит

Бик ошый яңа оя.

Шуны ясап биргән өчен,

Ул безгә концерт куя.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: