Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
Ачык ишек

Чаллыда яңа сериал төшерү өчен кастинг игълан иттеләр

Чаллыда «Брежнев шәһәре» (18+) сериалын төшерү өчен кастинг игълан иттеләр.

Фильмны Санкт-Петербургның «ТриИксМедиа» студиясе төшерә. Бу хакта «Челнинские известия» сайты хәбәр итә.

Фильмны төшерү чоры Чаллыда 15-18 сентябрьдә узачак. Безнең шәһәрдә массакүләм сәхнә актерлары роленә кастингка гаризалар кабул итәләр. Сайлап алуны үтүчеләр Санкт-Петербургтан төшерү төркеме белән эшләячәк.

Массакүләм сәхнәләрдә катнашу өчен 10-15 яшьлек малайлар һәм кызлар, 18-70 яшьлек ир-атлар һәм хатын-кызлар кирәк. Гонорар каралган.

Сериал сигез сериядән торачак. Картинаның вакыйгалары 1983 елда Брежнев шәһәрендә (хәзерге Чаллы) бара. Фильм Шамил Идиятуллинның «Город Брежнев» (18+) әсәре буенча төшерелә.

Әлеге китап буенча Чаллы татар дәүләт драма театры спектакль куйган иде.

«Брежнев шәһәре» – шомлы ностальгия

«Брежнев шәһәре» романы спектакльгә әйләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев