Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яраткан җырлар

Кайтуыңны сагынырмын

Сәйдә Мөхәммәтҗанованың яңа клибын күрдегезме әле?

Сәйдә МӨХӘММӘТҖАНОВА: «Татар җыры белән җиңеп була!»

Сау бул инде, дисең, сау бул инде,
Йөрәккәем кинәт туктап куйды.
Куллар инде кулдан аерылды,
Ике канат, гүя каерылды.

Ишеттеңме икән тавышымны?
Мин көтәрмен һәр көн кавышуны.
Бергә йөргән сукмакларга табынырмын,
Сагынырмын, кайтуыңны сагынырмын.

Салкын гына өздең араларны,
Нинди сүзем сине яралады?
Адымнарың йөрәк санап торды:
— Аерылдык, — диде, — аерылды…

Ишеттеңме икән тавышымны?
Мин көтәрмен һәр көн кавышуны.
Бергә йөргән сукмакларга табынырмын,
Сагынырмын, кайтуыңны сагынырмын.
Наил Касыймов сүзләре, Луиза Батыр-Болгари музыкасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик яхшы булган

    • аватар Без имени

      0

      0

      Эльмира Галимованың "Татлы хыял" клибы да бик матур

      • аватар Без имени

        0

        0

        Тукай белән Зәйтүнә мәхәббәте турында