Көмеш кыңгырау

Сәйдә МӨХӘММӘТҖАНОВА: «Татар җыры белән җиңеп була!»

Исегездәме, моннан берничә ел элек федераль каналдан барган «Голос» проектында Сәйдә Мөхәммәтҗанова татар җыры башкарып безнең күңелләрне һәм тамашачы мәхәббәтен яулаган иде.

Сәйдәгә ул чагында 14 кенә яшь булган. Хәзер инде менә 19. Без аның белән шул матур истәлекләрен барлап һәм
татар җыры турында сөйләшеп алдык.

– Сәйдә, «Голос» тапшыруыннан соң сине, һичшиксез, бөтен дөнья татарлары белә башлагандыр дип уйлыйм. Тәрбияле, тыйнак, моңлы тавышлы татар кызы итеп. Ә син үзеңнең холкың турында ни әйтер идең икән? Чыннан да, басынкымы син? Әллә бөтенләй башка төрле  – кыю, чая, тынгы белмәсме?

– Юк, мин үземне кыю дип әйтә алмыйм. «Голос» проектында ничек борчылганымны, никадәр каушаганымны белсәгез икән сез! Сиздермәскә генә тырыштым.

– Илкүләм бәйгеләрдә татар җыры белән катнашучылар сирәк. Бу җиңү мөмкинлеген киметү кебек тоелмыймы?

– Башкалар турында әйтә алмыйм, ә минем үземә, «Голос»та туган телемдә җырларга теләк белдергәч, тапшыру редакторлары каршы төшкәннәр иде. «Җырның сүзләрен остазлар (проекттагы наставниклар) аңламаячак бит!» дип, алар миңа рус халык җырын өйрәнергә тәкъдим иттеләр. Ярый әле ул сезонда миңа чират җитмәде, икенче сезонга калдым. Бу юлы килгәч, үзем өйрәнгән рус халык җырының узган сезонда инде бик күп башкарылуын әйтеп, редакторлардан татарча бер генә куплет җырлап күрсәтергә рөхсәт сорадым.

– Һәм «Су буйлап»ның бер куплетын башкардыңмы?

– Юк, тулысынча җырлаттылар. Һәм шул җыр белән проектның беренче өлешендә – «сукыр» тыңлауларда катнашырга рөхсәт иттеләр. «Голос»та безнең татар халык көйләренә иң сокланган кеше Пелагея булды. «Син молодец, Сәйдә, туган телеңдә җырладың!»  – дип минем белән бергә сөенде.

– «Голос» сине нәрсәгә өйрәтте, Сәйдә?

– Туры эфирда чыгыш ясарга, сәхнәгә чыгар алдыннан үз-үземне тынычландырырга... Принципиальлеккә дә. Күп нәрсәгә инде.

– Ә татар җыры белән дөньякүләм бәйгеләрдә катнашу мөмкин дип уйлыйсыңмы?

– Җырны профессиональ яктан сыйфатлы итеп башкарсаң, безнең татар җыры белән катнашып кына түгел, җиңеп тә була, дип уйлыйм! Иң мөһиме  – җырның сүзләре мәгънәле (монысы үзең өчен кирәк!), көе матур, моңлы булырга тиеш. Төрле милләт кешеләре утырган залда татарча җырлау ул җырчының үзенә дә зур канәгатьләнү китерә. Син тамашачыны башка дөнья белән таныштырасың бит. Үзең яраткан дөнья белән!

– Сәйдә, без синең киләчәгеңне, һичшиксез, сәхнәдә итеп күрә идек. Көнчыгыш телләр факультетына укырга керүеңне ишеткәч, аптырап та калдык кебек. Бу юнәлеш сине музыка-җыр дөньясыннан ерагайтыр, дип уйламыйсыңмы?

– Мин бүген ике уку йортында укыйм. КФУның Көнчыгыш телләр факультетында һәм шул ук вакытта музыка көллиятендә дә. Бер юлы ике юнәлештә белем алу мөмкинлеге булу әйбәт инде ул! Беренчедән, нинди генә һөнәр сайласаң да, укырга, өйрәнергә, диплом алырга кирәк, чөнки эшкә кергәндә, диплом сорыйлар. Икенчедән, кызыклы җырчы булу өчен, миңа калса, белемнең кайсы да артык түгел ул.

– Белем, дигәннән  – бүген татарчаны яхшы белгән малайларның-кызларның да күбесе, кызганыч, татар әдәбиятын белми...

– Әдәбиятны белеп бетерү мөмкинме икән? Минем үземнең, мәсәлән, яраткан шагыйрьләрем бар: Роберт абый Миңнуллин, Фәнис абый Яруллин, Рифат абый Сәлах. Яратып укыган әсәрләрем: Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар»ы, Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф»ы, Гаяз Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәре.

– «Көмеш кыңгырау» укучыларына нинди теләкләр җиткерер идең?

– Максатлар куеп һәм шуңа ирешеп яшәгез, дияр идем. Максатсыз яшәү – күңелсез яшәү ул.

Әңгәмәдәш: Ризидә РӘХМӘТУЛЛИНА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: